Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе тәрбиячеләре татарча эшли һәм сөйләшә + ФОТО

Бүген 7нче балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләр арасында "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" дигән республика бәйгесенең район этабы узды. Анда 1нче бакчадан Жанна ГАЛЛӘМОВА, 4нче бакчадан Диана ВӘЛИЕВА, 5нче бакчадан Наталья АЛЕКСАНДРОВА, 6нчы бакчадан Снежана ТИМОФЕЕВА, 7нче бакчадан Елена ФӘТХИЕВА катнаштылар. Алар үзләре белән таныштыру, сүзләрне тәрҗемә итү бәйгеләрендә сыналдылар...

Бүген 7нче балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләр арасында "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" дигән республика бәйгесенең район этабы узды.

Анда 1нче бакчадан Жанна ГАЛЛӘМОВА, 4нче бакчадан Диана ВӘЛИЕВА, 5нче бакчадан Наталья АЛЕКСАНДРОВА, 6нчы бакчадан Снежана ТИМОФЕЕВА, 7нче бакчадан Елена ФӘТХИЕВА катнаштылар. Алар үзләре белән таныштыру, сүзләрне тәрҗемә итү бәйгеләрендә сыналдылар һәм сабыйларны татар теленә өйрәтү занятиесе күрсәттеләр.

Иң күп балл җыйган 7нче бакча тәрбиячесе Елена ФӘТХИЕВА беренче урын алды. Иске Чекалдада туып-үскән, күп еллар Шаршадыда татар балалар бакчасында эшләгән Елена ханым биредә татар телендә сөйләшергә өйрәнә. Соңгы бер елда шәһәр бакчасында эшләсә дә, әти-әниләр, балалар, хезмәттәшләр белән татарча сөйләшергә тырышам, ди. Ул тиздән Арчада узачак республика бәйгесендә район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев