Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе укучылары арасыннан “Менә дигән Вожатый“ны сайладылар + ФОТО

    Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә беренче тапкыр вожатыйлар арасында "Менә дигән вожатый" дип исемләнгән бәйге узды. Бәйгедә башлангыч сыйныф оешмалары белән эшләүче 7-10 сыйныфта укучы егет-кызлар катнашты. Үзләренең менә дигән вожатый икәнен раслар өчен аларга тапкырлыкларын, фикерләү сәләтен, тәрбия ысулларын, хәтта педагогик алымнарны да күрсәтергә туры килде. Биремнәрдән тыш, вожатыйлар мәктәптәге...

    Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә беренче тапкыр вожатыйлар арасында "Менә дигән вожатый" дип исемләнгән бәйге узды.

    Бәйгедә башлангыч сыйныф оешмалары белән эшләүче 7-10 сыйныфта укучы егет-кызлар катнашты. Үзләренең менә дигән вожатый икәнен раслар өчен аларга тапкырлыкларын, фикерләү сәләтен, тәрбия ысулларын, хәтта педагогик алымнарны да күрсәтергә туры килде. Биремнәрдән тыш, вожатыйлар мәктәптәге эшләрен чагылдырган стена газеталары да ясап килгәннәр.

    Бәйге нәтиҗәләре буенча "Менә дигән Вожатый" булып 3нче мәктәптән Евгения Петрова калды. Икенче урында - 1нче гимназиядән Владислав Савинов. 3нче урында -1нче гимназиядән Данир Закиров.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: