Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе укучылары ике алтын медаль алды

Чыгарылыш балында районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган 23 укучыга Россия Фән һәм мәгариф министрлыгының "Укудагы аерым уңышлары өчен" алтын медале тапшырылган иде. Шулар арасыннан ике укучы Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының шундый ук алтын медаленә дә лаек булды. Менә алар, ике медаль алган укучылар: 1нче гимназиядән Рәсилә Фәттахова һәм Кадыбаш мәктәбеннән Илсур...

Чыгарылыш балында районыбыз мәктәпләрен тәмамлаган 23 укучыга Россия Фән һәм мәгариф министрлыгының "Укудагы аерым уңышлары өчен" алтын медале тапшырылган иде. Шулар арасыннан ике укучы Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының шундый ук алтын медаленә дә лаек булды.

Менә алар, ике медаль алган укучылар: 1нче гимназиядән Рәсилә Фәттахова һәм Кадыбаш мәктәбеннән Илсур Шәйхетдинов.Эшлекле пәнҗешәмбе киңәшмәсендә әлеге укучыларны, аларның әти-әниләрен, бу мәктәпләрнең директорларын район башлыгы Валерий Макаров һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина тәбрикләделәр.

- Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының алтын медале мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамлаган һәм Бердәм дәүләт имтиханнарында кимендә 75 балл җыйган укучыларга гына бирелә. Ә бу укучыларыбыз имтиханнарын бик югары балларга тапшырдылар. Әйтик, Рәсиләнең рус теленнән - 91 балл, Илсурныкы математикадан - 86 балл. Аларны имтиханнарга әзерләгән мөгаллимнәргә зур рәхмәт, - диде Вәсилә Сафиуллина.

- Шундый акыллы, тәрбияле ул-кызлар үстергән әти-әниләр алдында да баш иябез. Киләчәктә дә балаларыгыз белән горурланып яшәрлек булсын, - дип теләде Валерий Макаров.

Җитәкчеләр Рәсилә белән Илсурга - медальләр, аларның әти-әниләре Ринат-Руфинә Фәттаховларга һәм Илсун-Гүзәлия Шәйхетдиновларга чәчәк бәйләмнәре, мәктәп директорлары Раушания Азиятуллина белән Фәния Рәшитовага район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырдылар. Яшь дусларыбызны без дә котлыйбыз һәм үзләре сайлаган уку йортына керү бәхете дә елмайсын дип телибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев