Әгерҗе укучылары "Кванториум"нан 4 нче урын яулап кайтты
Катнашучылар елдан-ел арта
Яр Чаллы шәһәренең "Кванториум" балалар технопаркында «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык кушымталарын эшләү: 3D модельләштерү һәм программалаштыру» юнәлеше буенча III Төбәк хакатоны узды.
3 ел инде балалар технопаркы AR/VR эшләнмәләре белән шөгыльләнүче балаларны җыя. Мондый балалар елдан - ел арта бара.
Быел бу чарага безнең Әгерҗе районыннан шәһәрнең 3 нче урта мәктәбе укучылары да кушылды. Барлык дүрт катнашучы да-мобиль Кванториумда яңа технологияләргә өйрәнүче. Алар инде проектлар эшли һәм кейсларны өстәмә һәм виртуаль чынбарлык технологияләрен кулланып хәл итә.
"VR - Татарстан" хакатоны бик кызыклы килеп чыкты: балаларның проектлары бик җитди эшләнгән. Проектларны яклау вакытында жюри тарафыннан бик күп сораулар һәм хакатонда катнашучыларда кызыксыну уятты. Әгерҗе районы вәкилләре дә лаеклы чыгыш ясады - алар 4 нче урынны яулады (җитәкчеләре педагог Гарәфиева Э. Р.).
Әгерҗе шәһәренең 3 нче урта мәктәбе укучыларына һәм педагогларына рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев