Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районы укытучылары имтихан тапшырудан курыкмый

    Рәис БАҺАУТДИНОВ - Көчек мәктәбе директоры: - Әле мин Казанда курсларда информатика буенча белемемне арттырам. Диагностик тестлаштыруны да биредә тапшырырга туры килә. Мәктәптә күп еллар технология фәнен укыттым. Ә узган елдан информатика укыта башладым. Гомумән, укытучы һәрвакыт үз өстендә эшләргә, эзләнергә һәм гомере буе укырга күнеккән инде ул. Тестлаштыру да...

    Рәис БАҺАУТДИНОВ - Көчек мәктәбе директоры:

    - Әле мин Казанда курсларда информатика буенча белемемне арттырам. Диагностик тестлаштыруны да биредә тапшырырга туры килә. Мәктәптә күп еллар технология фәнен укыттым. Ә узган елдан информатика укыта башладым. Гомумән, укытучы һәрвакыт үз өстендә эшләргә, эзләнергә һәм гомере буе укырга күнеккән инде ул. Тестлаштыру да бер яктан мөгаллимнәргә берникадәр стресс булса, икенче яктан ул - һөнәри осталыкны, белем һәм күнекмәләрне арттыру. Диагностик тест буласы турында белсәк тә, көнен 5 ноябрьдә дип кинәт әйткәч кайбер укытучылар борчыла башладылар, әлбәттә. Бу, беренче чиратта, укучылар Бердәм дәүләт имтиханы сайламаган фән укытучыларына кагыла. Ә кем укучыларын БДИга әзерли, ул шул ук сораулар, биремнәр эчендә кайный бит инде. Көчек мәктәбе коллективының әлеге сынауда сынатмаячагына ышанам. Барлык мөгаллимнәргә уңышлар телим.

    Алсу НУРЕТДИНОВА - Кичкетаң мәктәбе директоры урынбасары:

    - Укытучы халкы кушканны үтәргә күнеккән бит инде. Шуңа күрә диагностик тестлаштыру була дигәч тә коелып төшмәдек. Азрак дулкынлану бар, әлбәттә. Үзем 24 ел укучыларга рус телен укытам. Узган ел БДИдан Айнур Зиннәтов районда иң күп 87 балл җыючыларның берсе булды. Елның-елында укучыларны имтиханга әзерләгәч, үземә дә күп укырга, эзләнергә туры килә, үз фәнеңне төгәл, камил белергә омтыласың. Укучыларны имтиханга әзерләгән укытучылар әлеге сынаудан курыкмыйлардыр дип уйлыйм. Ә менә урта звеноларда белем бирә торган мөгаллимнәргә ныграк әзерләнергә туры килә инде.

    Безгә имтиханда өч сәгать вакыт бирелә. Иң беренче булып сәгать 10да рус, татар телләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары сынау бирә. Имтихан бәхет эше дә бит әле ул. Кемгә нинди сораулар, биремнәр эләгә. Коллективыбыздан ун укытучы тестлаштыруга бара. Барыбыз да бу сынауны уңышлы гына биреп чыгарбыз дип уйлыйм.

    Рафилә МИРСӘЯПОВА - 1нче гимназиянең математика укытучысы:

    - Укытучылык стажым 33 ел, ә математикадан 26 ел белем бирәм. Быел 7, 8, 9 сыйныфларны укытам һәм алар белән төп дәүләт имтиханына әзерлек алып барам. Хәзер каникул вакытында 9, 11 сыйныфлар белән өстәмә шөгыльләнәбез. Алар белән дәресләрдән соң да калырга туры килә. Балалар хәзер бу имтиханнарга күнегеп киләләр. Аларны әзерләү башлангыч сыйныфлардан ук башлана. Укытучылар да сынауга әзер дип уйлыйм. Аттестация узу шул ук имтихан бит инде ул. Мин 2012 елда беренче категориягә узганда имтиханны яхшы бирдем. Хәзер дә тестлаштыруга әзерләнәм, формулаларны кабатлыйм.

    Коллективыбыз да диагностик тестлаштыруга уңай карый. Каникулда төркем-төркем җыелып әзерләнделәр. Укытучыны аны һәрвакыт сынап торалар. Кайчан гына безгә компьютер, проекторлар белән эшләү ят иде. Аннан Сингапур методикасына өйрәндек. Хәзер инде тестлаштыруда сыналабыз.

    Язманы Миләүшә ЯГЪФӘРОВА әзерләде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: