Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе укытучылары тиздән имтихан тапшырачак

    Узган уку елында барлык фән укытучылары да беренче тапкыр бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар, ягъни диагностик тест уздылар. Бу кайбер педагогларда ризасызлык тудырды. "Укытучылар болай да өч ел саен белемен арттыра, биш ел саен атттестация уза. Чыгарылыш укучылары сыман ел саен мондый тест узу болай да тынгысыз хезмәтебезне катлауландыра, нервыларны бетерә",...

    Узган уку елында барлык фән укытучылары да беренче тапкыр бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар, ягъни диагностик тест уздылар. Бу кайбер педагогларда ризасызлык тудырды.
    "Укытучылар болай да өч ел саен белемен арттыра, биш ел саен атттестация уза. Чыгарылыш укучылары сыман ел саен мондый тест узу болай да тынгысыз хезмәтебезне катлауландыра, нервыларны бетерә", диючеләр күп булды. Яңа уку елына аяк баскач күп кенә педагоглар укытучылар тапшыра торган БДИга каршы чыктылар. Татарстан мөгаллимнәре интернетта шундый эчтәлектәге петиция урнаштырдылар. "Республикада укытучыларга БДИ тапшыртулары законга каршы килә, бу - аларның хокукларын бозу", диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. Әлеге петицияне бер меңнән артык мөгаллим имзалаган иде инде. Аңа Әгерҗе районыннан да кушылучы укытучылар булды.
    Әмма мәгариф һәм фән министрлыгы бу мөрәҗәгатькә каршы чыкты. Министр Энгель Фәттахов 3 ноябрьне республика педагогларының диагностик тест узу көне итеп билгеләү турында приказ имзалады. Бу көнне районыбыз педагоглары 2нче шәһәр мәктәбендә имтихан тапшырачаклар.
    - Узган ел мондый тестны фән укытучылары узса, быел аларга башлангыч сыйныф укытучылары да кушыла. Мин исә директорларны, югары категорияле педагогларны, быел аттестация узачак мөгаллимнәрне тест узудан азат итү турында приказ чыгардым, - диде Әгерҗе районы мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
    Өлкәннәр әйтмешли, сынауларда Ходай җиңеллеген бирсен, сабырлык телибез мөгаллимнәребезгә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: