Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе урамнарында йөрү куркыныч

Минем мөрәҗәгатем - шәхси йортларда яшәүчеләргә, төгәлрәге, эт хуҗаларына. Зинһар, дүртаяклы дусларыгызны иреккә чыгарып җибәрмәгез. Кайвакыт алар дус урынына дошманга әйләнәләр бит. Мин Гагарин урамындагы күпфатирлы йортта яшим. Даими рәвештә хастаханәгә дәваланырга керәм. Менә шунда бару-кайту юлы минем өчен чын мәгънәсендә газапка әйләнә. Хуҗасыз этләр әйләндереп алып өрә башласалар, кем...

Минем мөрәҗәгатем - шәхси йортларда яшәүчеләргә, төгәлрәге, эт хуҗаларына. Зинһар, дүртаяклы дусларыгызны иреккә чыгарып җибәрмәгез. Кайвакыт алар дус урынына дошманга әйләнәләр бит.

Мин Гагарин урамындагы күпфатирлы йортта яшим. Даими рәвештә хастаханәгә дәваланырга керәм. Менә шунда бару-кайту юлы минем өчен чын мәгънәсендә газапка әйләнә. Хуҗасыз этләр әйләндереп алып өрә башласалар, кем әйтмешли, "котым ботыма төшә". Ә балаларны ничек куркыталар ул этләр?!

Бигрәк тә муенчаклы этләрнең урам буйлап йөрүенә аптырыйм. Аларның хуҗалары бар бит инде, димәк. Муенчаклы овчарка каршыңа килеп чыксын әле!

Озакламый тагын хастаханәгә ятарга кирәк. Мин хәзердән үк анда барудан курка башладым инде.

Хөрмәтле әгерҗелеләр, башка шәһәрдәшләрегезнең иминлеге турында да уйласагыз иде. Урамнардан тыныч кына узасы килә бит.

Әлфия МОРТАЗИНА.

Әлеге хатка ачыклык кертүен үтенеп, "Әгерҗе шәһәре" башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиевка мөрәҗәгать иттек.

- Хуҗасыз этләрне аулау буенча атна саен эш алып барабыз. Әгәр мондый эш алып барылмаса, шәһәрдә ни буласын күзаллавы да куркыныч. Күптән түгел М.Горький урамы тирәсендә берьюлы сигез этне тоттык.

Ә муенчаклы этләргә килгәндә, аларның хуҗаларына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәбез: этегезне урамга чыгарып җибәрмәгез. Шуны онытмагыз: бу да Әгерҗе шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга керә.

Белешмә.

"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеген төзекләндерү кагыйдәләрендә түбәнләге пунктлар бар:

"4.3.1. Хуҗалар үз хайваннарының башка хайваннарга, кешеләргә зыян китерүенә юл куймаска, санитар норма кысаларында әйләнә-тирәдә тынычлык булдырырга, санитар-гигиеник һәм ветеринар кагыйдәләрне үтәргә бурычлы.

4.3.5. Шәһәр территориясендә этләрне борынчык һәм муенчаклы баудан башка йөртү тыела".

Этләрне урамда йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән хуҗаларга 300 сумнан алып 1000 сумга кадәр штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев