Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе урманнарына керсәң, сак була күр

15 апрельдән Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы артты. Чөнки көннәр җылыта башлау белән халык күпләп табигать кочагына чыгып ял итә башлый. Урманнарда янгын күп очракта нәкъ менә кеше гаебе белән чыга. Статистика шуны күрсәтә, урман янгыннарының унысының сигезендә табигатькә битараф кешеләр гаепле. Басу-кырларга, урманнарга ял итәргә чыгучылар учак ягып күңел...

15 апрельдән Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы артты. Чөнки көннәр җылыта башлау белән халык күпләп табигать кочагына чыгып ял итә башлый.
Урманнарда янгын күп очракта нәкъ менә кеше гаебе белән чыга. Статистика шуны күрсәтә, урман янгыннарының унысының сигезендә табигатькә битараф кешеләр гаепле. Басу-кырларга, урманнарга ял итәргә чыгучылар учак ягып күңел ачалар, сыйланалар. Ә табигать кочагыннан киткәндә учакларны сундермичә, тирә-якка таралган чүпләрен җыймыйча табан ялтыратучыларны еш очратырга була. Урманда чыккан янгыннарның никадәр зур матди зыян китерүен аңлатып кына бетереп булмый: кыргый хайваннар, кошлар янып үлә, күпме агачлар кара күмергә әйләнә, бу янгын торак пунктларга да, кешеләргә дә зур зыян китерә. Шуңа күрә урманнарны янгыннан саклау - һәр кешенең бурычы һәм ул ул дәүләт күләмендәге масштабта үткәрелә.
Исегездә тотыгыз: янгын чыгу куркынычы арткан чорда УРМАННАРДА ТЫЕЛА:
учак ягу,
сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, шырпы, ягулык-майлау материалы сеңгән чүпрәк, кәгазь ташлау,
чүп ташлап калдыру яки урманга якын урында чүп яндыру.
Урманнарда янгын чыгу куркынычы булган чорда Әгерҗе урман хуҗалыгы район полициясе белән берлектә даими рәвештә рейдлар үткәрәчәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак. Ә штрафлар түбәндәгечә:
гражданнарга - 3 мең сумга кадәр,
җаваплы затларга - 10 мең-20 мең сум,
юридик затларга - 50 мең-200 мең сум.
Янгынга каршы режим көчәйтелгән чорда бу штрафлар ике тапкырга арта.
Әгәр янгынга каршы кагыйдәләрне үтәмәү урманда янгын китереп чыгара һәм яшел байлыгыбызга зыян килә икән, гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тартыла.
Урманнарга ял итәргә чыкканда анда үзеңне ничек тотарга кирәклеген һәрчак истә тотыгыз һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез, хөрмәтле әгерҗелеләр.
Андрей МУРЗАНАЕВ,
Әгерҗе урманчылыгы инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев