Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе ветераннарына медальләр тапшыру дәвам итә

Сабантуй көннәрендә Әгерҗедә яшәүче өч сугыш ветеранына – Прокопий Чакилев, Пелагея Мерзлякова, Хәя Садретдиновка район башлыгы Валерий Макаров “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырды.

Районда мондый медальгә унбиш сугыш ветераны лаек булган иде. Ни кызганыч, аларның икесе әлеге олы бүләкне алырга өлгермәде – күптән түгел Тансарда гомер кичергән Искәндәр ага Хәлиуллин һүм Исәнбайдан Сәгыйть ага Тютиев вафат булдылар. Тагын бер ветеран – Касайдан Касыйм ага Исмәгыйлев та шушы көннәрдә арабыздан китте. Аңа әлеге медаль Россия көне алдыннан тапшырылган иде.

Ветераннар олы бүләккә бик тә сөенделәр. Аларның өчесе дә – районыбызда хөрмәтле кешеләр. Утны-суны кичеп, туган илгә Җиңү яулап катйканнан соң  Хәя ага озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя. Райондашларыбыз аны күп еллар “Ялкын” колхозы рәисе буларак яхшы белә.

Прокопий Якимовичның хезмәт юлы мехколоннада уза. Аның тырыш хезмәте өченче дәрәҗә Дан ордены белән бәяләнә.

Пелагея Григорьевна гомере буе чәчтараш булып эшли. Сугышта да шушы вазифаны башкарырга туры килә аңа.

Валерий Макаров хөрмәтле ветераннарны олы бүләккә лаек булулары белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев