Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе ветераны - 93 яшьтә дә хәрәкәттә

Узган атнада Татарстанда Мәскәү көннәре узды. Аның кысаларында Мәскәү өчен барган сугышларда катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннарына истәлек бүләкләре тапшырылды. Безнең районда исән-сау яшәүче мондый каһарман берәү генә инде, ул - Әгерҗедә гомер итүче Фоат ага Шәрипов. Ветеран кунакларны күтәренке кәефтә каршы алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова...

Узган атнада Татарстанда Мәскәү көннәре узды. Аның кысаларында Мәскәү өчен барган сугышларда катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннарына истәлек бүләкләре тапшырылды.
Безнең районда исән-сау яшәүче мондый каһарман берәү генә инде, ул - Әгерҗедә гомер итүче Фоат ага Шәрипов. Ветеран кунакларны күтәренке кәефтә каршы алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова бүләк тапшырганнан соң:
- Мондый бүләкләрем бик күп инде минем. Безне, ветераннарны, онытмавыгыз өчен рәхмәт. Тик безгә хәзер сезнең җылы сүзегез, игътибарыгыз да җитә, - диде ветеран ихлас рәхмәт белдереп.
...Фоат Шәрипов тумышы белән Башкортостаннан. Машинист ярдәмчесенә укыган егет йөк поездлары йөртә. 1941 елның августында аны сугышка алалар. 7 ноябрьдә Мәскәүдә Кызыл мәйданда парадта катнаша, шуннан соң фронтка озаталар.
Солдатны Дзержинский исемендәге дивизиянең саперлар батальонына билгелиләр һәм Мәскәүне сакларга җибәрәләр. Ул Сталинградтан Каунаска кадәр сугышчан юл үтә. 1945 елда Мәскәүдә Җиңү парадында почетлы каравылда тора.
Сугыштан соң хезмәтен Ерак Көнчыгышта дәвам итә. Туган йортына 1948 елда гына кайту насыйп була. Пенсиягә чыкканчы паровоз депосында машинист булып эшли. Беренче тепловозны сынауда катнаша.
Хәзер Фоат ага ялгызы гына үз хуҗалыгы белән яши. 93 яшьтәге ветеранның төшенкелеккә бирелгәнен күрмәссең. Ул дөнья яңалыклары белән кызыксына, өендә дә, ишегалдында да - тәртип.
- Һәрчак хәрәкәттә булу миңа яшәү дәрте өсти торгандыр, - ди ветеран.
Без аңа нык сәламәтлек теләп саубуллаштык.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев