Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе ветераны 95 яшендә күзлексез укый, суга йөри, керләр юа

Бүген Әгерҗедә гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Екатерина Титовага 95 яшь тулды. Аны олы юбилее белән котларга район башлыгы Валерий Макаров, районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев килделәр. Күршеләре, дуслары да килгән иде. Екатерина Ивановна шушы яшендә дә күзлексез газета укый, балкон астында гөлләр үстерә, колонкага суга йөри, көн...

Бүген Әгерҗедә гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Екатерина Титовага 95 яшь тулды.

Аны олы юбилее белән котларга район башлыгы Валерий Макаров, районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев килделәр. Күршеләре, дуслары да килгән иде. Екатерина Ивановна шушы яшендә дә күзлексез газета укый, балкон астында гөлләр үстерә, колонкага суга йөри, көн дә өй җыештыра.

- Безнең нәселдә 100 яшькә кадәр яшәүчеләр күп. Шуңа мин сезне 100 яшьлек юбилеема да көтеп калам, - дип озатты ул кунакларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев