Әгерҗе яшеллеккә күмелерме?
"Агач утырту көне"ндә барлык татарстанлылар тирә-ягыбызны яшеллеккә күмү акциясенә кушылдылар. Әгерҗелеләр дә бу көнне оешма-предприятие территорияләренә, паркларга йөзләгән агач үсентеләре утырттылар. Җомга көн районда әлеге изге эшкә кушылырга теләк белдерүчеләр күп булды. Агач утырту өчен көне дә бик килеште, яңгырдан соң салкынча һава торышы үсентеләргә үсеп китү өчен бик кулай,...
"Агач утырту көне"ндә барлык татарстанлылар тирә-ягыбызны яшеллеккә күмү акциясенә кушылдылар. Әгерҗелеләр дә бу көнне оешма-предприятие территорияләренә, паркларга йөзләгән агач үсентеләре утырттылар.
- Агачны утырттың да эш бетте дигән сүз түгел бит әле. Аларны үстерү өчен дә күп көч куярга кирәк. Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, 4нче мәктәп коллективы үзебезнең территориядәге яшеллекне саклау өчен күп тырышлык куябыз. Менә бу яшь агачларны да тәрбияләп торырга сүз бирәбез, - ди мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина. Сүз уңаеннан: бу көннәрдә 4нче мәктәп территориясендәге хуш истән башлар әйләнә. Алмагач, шомырт шау чәчәктә. Нинди матурлык һәм гүзәллек биредә!
Әмма тәрбия җитмәү аркасында яшь үсентеләрнең үсеп китә алмавы урманчыларның да баш бәласенә әйләнгән.
- Шәһәр урамнарын яшелләндерү максатыннан ел саен йөзләгән агач һәм куак утыртабыз. Әмма шул агачларның шаулап үскәне бармак белән генә санарлык. Утыртабыз да онытабыз шул без аларны. Аннан кыш көне юлларда кар чистартканда техника юл читендәгне агачларның күбесен юк итә. Менә шул үсентеләрне бүлеп аласы иде. Әнә, 3нче мәктәп территориясенә күз салыгыз әле. Һәр агач турында кайгырталар биредә. Алмагачлары хәзер шау чәчәктә, туяларның ботакларын матур итеп кискәннәр. Без, урманчылар, районыбызны һәм шәһәрне яшеллеккә күмелгән итеп күрәсе килә. Норлат, Зәй, Мамадыш, Менделеев шәһәрләреннән үрнәк алырга кирәк безгә, - ди урман мастеры Татьяна Егорова.
Санитар икеайлык барышында шәһәрдә һәм авылларда әле агачлар утырту дәвам итәчәк. Шәһәрдә үзара салым акчасына бик күп карт тирәкләр киселгән иде. Менә хәзер алар урынына утыртылган яшь үсентеләрнең шаулап үсүен телибез.
Екатерина САМСОНОВА.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз