Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе яшьләре спайс белән агулана

    Рәсәйдә наркотик матдәле катнашма - спайс тартудан 700 яшүсмер агуланды, 25 яшь кешенең гомере өзелде. Бу проблема Әгерҗене дә читләтеп үтмәде. Әлеге катлаулы хәл турында сөйләвен үтенеп, район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Виталий КАРАЯНИга мөрәҗәгать иттек. - Виталий Дмитриевич, Әгерҗедә дә спайс кулланып, зыян күрүчеләр бар дип ишеттек... - Кызганычка каршы,...


    Рәсәйдә наркотик матдәле катнашма - спайс тартудан 700 яшүсмер агуланды, 25 яшь кешенең гомере өзелде. Бу проблема Әгерҗене дә читләтеп үтмәде.

    Әлеге катлаулы хәл турында сөйләвен үтенеп, район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Виталий КАРАЯНИга мөрәҗәгать иттек.
    - Виталий Дмитриевич, Әгерҗедә дә спайс кулланып, зыян күрүчеләр бар дип ишеттек...
    - Кызганычка каршы, хәлләр көннән-көн катлаулана. Сентябрь аенда хастаханәгә наркотиклардан исереп, аңын югалту, саташу хәленә килеп җиткән яки күзенә әллә ниләр күренә башлаган яшьләрне алып килә башладылар. Барысының да хәлләре бик нык авыр, кан басымнары түбән тәгәрәгән иде. Дөресен әйтим, без, табиблар, башта аларның гомерләрен саклап калып булырмы дип куркып та калдык. Бүген инде аларны үлемнән алып кала алдык дип әйтергә була. Шундый авыр хәлдә китерелгән яшьләрнең өчесенә әле унсигез дә тулмаган иде.
    - Бу пациентлар аңнарына килгәч нәрсә диләр соң?
    - Гадәттәгечә, алар табибларны ялганларга тырышалар. Имеш, урамда барганда очраклы кешедән тартырга сораганнар, тегесе шундый наркотиклы тәмәке биргән, янәсе. Лаборатор анализлар әлеге яшьләрнең канында синтетик наркотик барлыгын күрсәтте.
    - Хәзер хәлләр ничек? Яшьтәшләренең шундый авыр хәлдә хастаханәгә эләккәнен ишеткәч, бәлки спайс кулланучылар кимегәндер?
    - Ни кызганыч, мондый наркотик катнашмалар тартучылар бер дә кимегән кебек тоелмый. Хастаханәгә спайс тартып агуланучы яшьләрне ашыгыч ярдәм машинасы һаман да китерә тора.
    - Бу яшүсмерләр, яшьләр нинди гаиләләрдән, ата-аналар нәрсә карый дип әйтәсем килә.
    - Тышкы кыяфәтләре белән алар замана балаларыннан берни белән дә аерылмыйлар, матур, җыйнак киенгәннәр. Баланың наркомания сазлыгына кереп баруын катастрофага тиңлим мин. Әти-әни бала тәрбияләүне икенче планга куйган дигән сүз бу. Бик күп ата-ана эш, акча дип баласын язмыш кочагына ташлый. Яшүсмернең кайда, кемнәр белән йөрүе, нәрсә белән шөгыльләнүе аларны кызыксындырмый. Интернет каршында төннәр буе утырса да, анда ни белән кызыксынуына төкереп кенә карый. Бала өйдә компьютер каршында булгач, күңеле тыныч әти-әнинең. Әмма Интернет еш кына нәкъ менә шул төрле наркотик матдәләрне кулланырга өйрәтә дә инде. Әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм: балагызда шикле билгеләр күрәсез икән, кыенсынмагыз, оялмагыз, тизрәк безнең кабинетка мөрәҗәгать итегез. Наркотиклар кулланучы 16 яшькә кадәр булган баланы без мәҗбүри дәвалый алабыз. Ә 16 яшьтән соң дәвалау өчен наркотик кулланучының ризалыгы кирәк. Гадәттә, алар дәвалануга каршы киләләр, "мин наркоман түгел", дип киреләнәләр. Кызганычка каршы, әниләр түзәр хәлләре калмагач кына 30 яшьлек балаларын безгә җитәкләп алып килергә мәҗбүр булалар. Тагын бер тапкыр кабатлыйм, наркотик куллануның беренче билгеләре күренү белән чаң сугыгыз, соңынан үзегезгә үкенергә туры киләчәк.
    - Наркотик куллана башлаганда беренче билгеләр нинди була?
    - Иң беренче күз карасы зурая, күз кабаклары шешенә, тамаклары кибә һәм тавышлары карлыга. Баланың кесәсен дә даими тикшереп торырга кирәк.
    - Кайбер ата-аналар баланың тәмәке тарта, эчә, наркотиклар куллана башлавын белсәләр дә, тыңлата алмыйбыз дип зарланалар...
    - Бу очракта ашыгыч төстә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә мөрәҗәгать итегез. Безнең кабинетта да сез киңәш, консультация алаласыз. Телефоныбыз 22694. Күршеләр, туганнар, танышлар белмәсен дип, балагызның бу бәласе белән үзегез генә көрәшү һич мөмкин түгел.
    - Аннан соң, бала еш кына әти-әнисеннән дә үрнәк ала бит. Әти тарта, эчә икән, нигә әле миңа аның кебек булмаска дигән уй килә аның башына. Шуннан башлана да инде барысы да. Сыра эчеп, тәмәке тартып йөргән яшүсмергә наркотик матдәле спайс тарту берни тормый. Вакытында чаң сукмасагыз, бу бик аяныч, хәтта үлем белән төгәлләнергә мөмкин. Әнә, Рәсәйдә 25 яшүсмернең гомере шул спайс аркасында өзелде бит инде. Бу бәла минем балама килмәс дип тынычланмагыз, хөрмәтле ата-аналар.
    Әңгәмәдәш - Екатерина Самсонова.
    Белешмә:
    Соңгы дүрт елда Татарстанда спайсның 80 төре барлыкка килгән.
    Татарстанда ел башыннан спайс кулланган 1,5 мең кеше исәпкә куелган. Узган ел белән чагыштырганда, бу дүрт тапкырга артык.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: