Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе яшьләре төнгә чаклы бәйрәм итте

Узган шимбәдә "Орешник"та яшьләр генә түгел, күңелләре белән яшь калган өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Иртәдән төнгә кадәр дәвам иткән бәйрәм чаралары, спорт ярышларында яшьләр сәләтләрен һәм көчләрен күрсәттеләр. Штанганы салмак кына күтәрү бәйгесе соңгы елларда Әгерҗедә дә популярлашты. Баһадирлар бу ярышны көтеп алуларын әйттеләр һәм чиратка тезелделәр. Әлеге ярышта...

Узган шимбәдә "Орешник"та яшьләр генә түгел, күңелләре белән яшь калган өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Иртәдән төнгә кадәр дәвам иткән бәйрәм чаралары, спорт ярышларында яшьләр сәләтләрен һәм көчләрен күрсәттеләр.

Штанганы салмак кына күтәрү бәйгесе соңгы елларда Әгерҗедә дә популярлашты. Баһадирлар бу ярышны көтеп алуларын әйттеләр һәм чиратка тезелделәр. Әлеге ярышта Лев Зорин, Линар Гыймазетдинов җиңү яуласалар, аларның көндәшләре арасында икешәр-өчәр медаль яулаган Антон Шушпанов, Данил Волков, Ринальд Исмәгыйлевка тиңнәр булмады.

Яшьләр ярышларда сыналсалар, бәйрәмгә килгән балалар үзләрен төрле мавыктыргыч чараларда күрсәттеләр. "Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?" бәйгесендә укучылар "Беренче ярдәм", "Парыңны тап", "Сүзне бел", "Җитез машина йөртүче" һәм башка станцияләр буенча уздылар.

Кызлар һәм егетләр дәртле урам биюләренә кушылдылар. Шаршадыдан килгән яшүсмерләрнең биюләре бар халыкны таң калдырды. Егетләрнең бердәмлеге, катлаулы күнегүләрне шулкадәр оста башкарулары сокландырды. Алар һәм "We dance" төркеме җиңүчеләр булдылар.

Футбол кырында да уен кызганнан-кызды. Финалда "Ветераннар" белән "Арарат" командасы җиңү өчен җан атты. Нәтиҗәдә, "Ветераннар" яшьләрнең борынына "чиертте".

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева җәмәгать тормышында, мәдәният, спорт өлкәсендә "кайнаучы" иң актив яшьләргә район башлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

- Иң матур яшьлек елларыгызның кадерен белегез. Яшьнәп яшәгез, авырлыклар алдында югалып калмагыз, - диде Андрей Авдеев.

Матур традиция буенча бәйрәм тантанасында 14 яшен тутырган яшүсмерләргә паспорт тапшырдылар, тамашачылар рок-концерт карадылар. Районыбыз артистлары матур чыгышларын бүләк иттеләр. Соңыннан яшьләр дискотекада күңел ачты. Әнә шулай, бәйрәм көнендә "Орешник" төн уртасына кадәр гөр килеп торды.

Любовь МИХАЙЛОВА.

Белешмә.

Яшьләр сәясәтен үстерүгә лаеклы өлеш кертүләре өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Рузана ИСЛАМОВА - "Хыял" бию төркеме җитәкчесе.

Кристина ИШКАТОВА - "Авангард" Яшьләр үзәге методисты.

Артем МӘҖИТОВ - Яшьләр парламенты әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев