Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе яшьләре үз эшләренә йомгак ясады

    Бу атнада районның яшьләр берләшмәләре һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясап, 2016 елга бурычлар билгеләдер. ТР Аграр яшьләр берлегенең Әгерҗе бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Рыкова бүлекчәнең эшчәнлеге турында сөйләде. - Без авыл яшьләре белән эшлибез. Максатыбыз - аларны берләштерү, активлыкларын арттыру. Без егет-кызларда эшче һөнәрләргә кызыксыну уятуны да...

    Бу атнада районның яшьләр берләшмәләре һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясап, 2016 елга бурычлар билгеләдер.

    ТР Аграр яшьләр берлегенең Әгерҗе бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Рыкова бүлекчәнең эшчәнлеге турында сөйләде.

    - Без авыл яшьләре белән эшлибез. Максатыбыз - аларны берләштерү, активлыкларын арттыру. Без егет-кызларда эшче һөнәрләргә кызыксыну уятуны да максат итеп куябыз. Кызганыч, авыл яшьләре пассив, авыл җирлекләре башлыклары да бу яклап безгә ярдәм итмиләр, - диде Энҗе.

    "Ровесник" клубы җитәкчесе Ольга Афанасьева "Синяя птица" волонтер отрядының, "Самостоятельные дети", КВН хәрәкәтләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Клуб үз эшчәнлегендә аз тәэмин телгән гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга аеруча зур игътибар бирергә тырыша. Алар өчен төрле чаралар һәм акцияләр уздырыла.

    Яшүсмерләр клубының бер тармагы булып Красный бордагы "Алмалы" лагере тора. Әлеге лагерь турында фильм тәкъдим ителде. Тик лагерьга кагылышлы проблемалар да юк түгел. Ул урнашкан бинага ремонт кирәк, балаларга ял итү өчен квотаны да кыскартканнар.

    - "Алмалы" - райондагы бердәнбер лагерь, Ә Красный борның табигате гаҗәеп матур, санатор ял итү зонасы ул. Аны "Әгерҗе районы Сочие" дип атарга да була. Шуңа без бу лагерьны төзекләндерү программасына кертергә тырышачакбыз, - диде район башлыгы Валерий Макаров.

    "Форпост" үзәге төрле чаралар - палаталы лагерь, тематик акцияләр, сыйныф сәгатьләре, кызыклы экскурсияләр - турында видеоотчет әзерләгән иде. Әлеге үзәккә йөрүче яшүсмерләрнең махсус формаларын горурлык белән киеп, төрле массакүләм чараларда җәмәгать тәртибен саклауда катнашулары сөендерә. "Форпост"ка йөрүчеләр республика бәйгеләрендә дә катнашалар һәм югары күрсәткечләргә ирешәләр. Әлеге үзәктә отрядлар санын арттыруга кагылышлы тәкъдим булды.

    "Авангард" яшьләр үзәге директоры Айзат Харисов актив яшьләрнең КВНда катнашуы, урам биюләре фестивале, бозда дискотекалар үткәрүе турында сөйләде. Күптән түгел "Авангард"та "Әдәби кунакханә" эшли башлаган.

    Яшьләр парламенты исеменнән җаваплы сәркатип Азалия Нуриева чыгыш ясады. Әлеге оешмага бер генә ел булса да, күрсәтерлек эшләре бар. Аның әгъзаләре түгәрәк өстәлләрдә һәм форумнарда, патриотик һәм хәйрия акцияләрендә катнаша.

    - Безне алда да зур эшләр көтә. Тагын да күбрәк яшьләрне тартырга , авыл яшьләрен җәлеп итәргә, сайлау алды кампаниясендә актив катнашырга, яңа проектларны тормышка ашыруны дәвам итәргә кирәк, - дип йомгаклады Азалия Нуриева.

    - Сезнең эшчәнлек яшүсмерләрдә, яшьләрдә зур кызыксыну уята, уңай чагылыш таба. Тик бер урында таптанырга ярамый, үсәргә һәм үсәргә кирәк. Яшьләр оешмаларына йөрүче һәркем сезнең кайгыртуны тойсын. Безнең бурыч - яшүсмерләрне куркыныч юлга кереп китүдән саклау, - диде район башлыгы.

    Районыбыз яшьләре! Яшьлек ул бик тиз узып китә. Шуңа күрә яшь чакта калырга ашыгыгыз. Югарыда телгә алынган оешмалар сезне көтә. Биредә сез яңа дуслар табарсыз, бер команда булып яшәрсез. Кулга шешә тотып, авызга тәмәке кабып йөрү хәзер модада түгел.

    Любовь МИХАЙЛОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: