Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе йолдызчыкларны җыя

13-14 мартта Әгерҗегә "СОЗВЕЗДИЕ"-"ЙОЛДЫЗЛЫК" республика фестиваленең зона турына Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан 500дән артык талантлы 5-21 яшьлек балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр җыела. Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең иҗади сәләтен ачу һәм аны үстерүгә юнәлтелгән "ЙОЛДЫЗЛЫК" республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале старт алды. Хәзер аның зона турлары башланды. Сәләтле балалар...

13-14 мартта Әгерҗегә "СОЗВЕЗДИЕ"-"ЙОЛДЫЗЛЫК" республика фестиваленең зона турына Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан 500дән артык талантлы 5-21 яшьлек балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр җыела.
Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең иҗади сәләтен ачу һәм аны үстерүгә юнәлтелгән "ЙОЛДЫЗЛЫК" республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале старт алды. Хәзер аның зона турлары башланды. Сәләтле балалар һәм яшьләр арсында зур популярлык казанган, иң-иңнәренә зур сәхнәгә, эстрадага юл ачкан бу фестиваль быел 15нче тапкыр үткәрелә һәм ул Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Киләсе атнага Әгерҗе өч районнан 200дән артык иң сәләтле баланы үз канаты астына җыя.
- Үзебезнең районнан исә сәхнәдә 300дән артык бала чыгыш ясаячак. Әгерҗенең танылган хореография төркемнәре "Росинки", "Драже", .... хореография төркемнәре, "Кап-Эль" вокал төркеме, сәнгать мәктәбе укучылары, балалар бакчаларының иң сәләтле нәниләренә зур өметләр баглыйбыз, - ди яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева.
- "ЙОЛДЫЗЛЫК" фестиваленең зона туры Әгерҗе районында беренче тапкыр үткәрелә. Шуңа күрә без кунакларны лаеклы каршылап, матур итеп хезмәт күрсәтеп, районыбыз турында күңелләрендә яхшы тәэсирләр генә калсын өчен барысын да эшлибез. Үзебезнең балалар да Казаннан киләчәк дәрәҗәле жюри алдында йөзгә кызыллык китермәсләр дип ышанабыз. Без аларга 300 мең сумга күз явын алырдай сәхнә костюмнары тектердек, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.
Фестивальгә кунак булып Ижаудан да танылган балалар төркемнәре килүе көтелә.
"ЙОЛДЫЗЛЫК"ка 13 мартта иртәнге сәгать 10да район Мәдәният сараенда старт
бирелә. Жюри рәисе - фестивальнең продюсеры Дмитрий Туманов. Ике көн дәвам итәчәк фестивальдә иң нечкә иләктән иләнгән балалар чыгышларыннан 14 мартта кичке сәгать 5тә гала-концерт булачак. Бу концертны ТНВ каналы да төшерәчәк һәм соңыннан телевизордан күрсәтәчәкләр.
- Иң-иң матур чыгышларны карарга райондашларыбызны да чакырабыз, билет бәясе -50 сум, - ди Татьяна Сергеева.
БЕЛЕШМӘ:
*"СОЗВЕЗДИЕ"-"ЙОЛДЫЗЛЫК" фестивале Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылды. "Аны киләчәктә халыкара фестиваль итү турында уйлыйбыз", - диде Илбашыбыз.
*Фестиваль 2003 елда Россия Фән министрлыгы грантына лаек булды.
*"ЙОЛДЫЗЛЫК" 2005 елда Муса Җәлил исемендәге премия белән бүләкләнде.
*2010 елда фестиваль мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты булды.
*"ЙОЛДЫЗЛЫК"та ел саен 70 меңнән артык сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев