Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе заправкаларына бензин турыдан-туры Түбән Камадан кайта

"Татнефтепродукт" ягулык салу станцияләре тирәсендә күптәннән имеш-мимешләр йөри инде. Имеш, бездә әлеге җәмгыятьнең заправкалары калмаячак икән. Калса да ниндидер үзгәрешләр булачак һ.б.лар. Әлеге хәбәрләргә ачыклык кертү нияте белән "Әгерҗе нефть продуктлары" участогы начальнигы Ирек ЗАҺРЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек. - Ирек Рафаилович, бүгенге көндә сезнең оешма нинди үзгәрешләр кичерә? - "Татнефтепродукт" җәмгыяте...

"Татнефтепродукт" ягулык салу станцияләре тирәсендә күптәннән имеш-мимешләр йөри инде. Имеш, бездә әлеге җәмгыятьнең заправкалары калмаячак икән. Калса да ниндидер үзгәрешләр булачак һ.б.лар. Әлеге хәбәрләргә ачыклык кертү нияте белән "Әгерҗе нефть продуктлары" участогы начальнигы Ирек ЗАҺРЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек.
- Ирек Рафаилович, бүгенге көндә сезнең оешма нинди үзгәрешләр кичерә?
- "Татнефтепродукт" җәмгыяте акцияләренең күп өлеше "ТАИФ" компанияләр төркеме кулына күчте. Үзгәрешләр, нигездә, шуның белән бәйле. Татарстан буенча филиалларны берләштерү байтактан бара иде инде. Ниһаять, чират безгә дә килеп җитте. Хәзер без "Әгерҗе нефть продуктлары" филиалы түгел, ә участогы дип аталабыз. Безнең участок "ТНП-Закамье" филиалына карый. Ә бу филиал "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе җәмгыятенә буйсына.
Әлеге үзгәрешләр штатның кыскартылуына китерде. Моңа кадәр бездә 44 хезмәткәр эшләсә, хәзер 32гә калдырылды. Кыскартулар, нигездә, идарәчелек өлешенә кагыла. Офиста без хәзер дүртәү генә: мин, инженер, бухгалтер һәм оператор. Безнең баш офис Алабугада урнашкан. Райондагы автозаправкаларда хезмәткәрләр саны үзгәрешсез калды. Исегезгә төшерәм: безнең карамактагы заправкалар бүген өчәү: Әгерҗенең ике башында һәм Кырынды борылышында. Алар элеккеге режимда эшләүләрен дәвам итә.
Өченче километрдагы территориядә урнашкан резервуар паркы да консервацияләнде, чөнки ягулык заправкаларга турыдан-туры машиналарда китертелә. Бүген безнең карамакта 4 бензин машинасы бар.
- Димәк, тармактагы үзгәрешләрне сезнең заправкалардан файдаланучы машина хуҗалары тоймаячак та?
- Шулай дияргә дә була. Заправкалардагы элмә такталар элеккечә калды. Хезмәт күрсәтү режимы да үзгәрешсез. Шунысын гына билгеләп үтми мөмкин түгел: хәзер бензинны Түбән Каманың "ТАИФ-НК" бензин заводыннан турыдан-туры алып кайткач, аның сыйфаты югарырак дияргә нигез бар.
- Машина хуҗаларын бензинның бәясе дә кызыксындыра...
- Бензинга бәя әлегә элеккечә калды. Якын киләчәктә генә үзгәрешләр көтелми. "ТАИФ"ның шәхси заправкаларында бензинның күпкә арзанрак булуы мәгълүм. Шуңа бу аның канаты астындагы заправкаларга да кагылмасмы дигән өмет бар. Тик бу шәхсән минем фараз гына. Анысын вакыт күрсәтер...
Әңгәмәдәш - Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев