Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе зиратында каберләрне кеше буе чүп баскан

Эш буенча башка районнарга барып чыкканда татар зиратларын карап китәргә гадәтләнгәнмен. Узган ел Сарман, Азнакай, Саба, Балык Бистәсе районнарында булганда район үзәкләрендәге зиратлардагы тәртипкә, чисталыкка сокланып кайттым. Шул вакытта үзебезнең Әгерҗедәге яңа татар зиратында җәй буе каралмаган, чүп үләне баскан, кабер ташлары кыегайган, чардуганнары буялмаган бихисап каберләр күз алдыма килде....

Эш буенча башка районнарга барып чыкканда татар зиратларын карап китәргә гадәтләнгәнмен. Узган ел Сарман, Азнакай, Саба, Балык Бистәсе районнарында булганда район үзәкләрендәге зиратлардагы тәртипкә, чисталыкка сокланып кайттым. Шул вакытта үзебезнең Әгерҗедәге яңа татар зиратында җәй буе каралмаган, чүп үләне баскан, кабер ташлары кыегайган, чардуганнары буялмаган бихисап каберләр күз алдыма килде.

Зиратка баргач еш кына мәрхүм шәһәрдәшләребезнең каберләрен карап йөрим. Әгерҗе зур булмагач, мәрхүмнәрнең күбесе таныш. Әмма байтагының каберләренең каралмаган булуын күреп җан әрни. Дөрес, язга кергәндә күпләр килеп чистартып, буяп китәләр. Әмма аннан соң җәй буе якыннары каберенә сукмакны оныталар. Кеше буе чүп үләне баскан каберләрдә хәтта мәрхүмгә куелган ташы да күренми. Зиратка эзне суытканга якыннарыгыз рәнҗеп яталардыр бит. Югыйсә, бу онытылган каберләрдәге мәрхүмнәрнең Әгерҗедә балалары, туганнары бар. Кайберләренә әйткәлим дә инде. Дөнья мәшәкате, тынгысыз хезмәт, җәйге бакча эше дип акланучылары да була. Әйе, тормыш мәшәкате бетми ул. Әмма барыбыз да кайчан да булса, шунда барасы. Сез бүген әти-әниегез, туганыгыз каберен зиярәт кылмыйсыз икән, балагыз, оныгыгыз сезнең каберләрне карап, тәртиптә тотармы?

Кыргызстан якларыннан Казанга күчеп кайткан туганыбызның Әгерҗе зиратына килгәч, кабер ташларын күмеп киткән чүп үләнен күреп, телсез калганы гел күз алдымда.

- Бишкекта мөселман, кыргыз зиратларында да идеаль тәртип, ник бер чүп үссен, кыйшаган кабер ташын да, буялмаган чардуган да күрмәссең. Зиратка килгән кеше күрше кабердә чүп күрә икән, иң әүвәл шуныкын чистарта, - дигән иде. Ә бездә кая ул күршедәге каберне чистарту...

Менә кара көзләргә дә кердек. Карлар яуганчы, кадерле кешеләрегезнең каберен корыган чүп үләннән чистартып китсәгез, ничек яхшы булыр иде. Кышын да чүп эчендә ятмасыннар инде якыннарыгыз.

Зират чүплегендә ... үләксәләр

Бу язманы әзерләгәндә редакциягә зират каравылчысы Илдус ага Гыйләҗетдинов килеп керде дә җан әрнүе белән сөйли башлады:

- Зират кырыена җыелган чүпләрне түгү өчен трактор килгән иде. Егетләр чүпне төйи башлагач корыган үлән асларыннан капчыкка салынган, сасып, кортлап беткән тавык, эт үләксәләре килеп чыкты. Ул пакетларга тутырып, зират кырыена китереп ташланган аракы, сыра шешәләре, сок каплары, бәрәңге кабыклары, черегән яшелчә дисеңме... Зират чүплегенә шуларны китереп ташларга ничек куллары бара икән дип аптырыйм, - ди. Монысы инде башка сыймый торган хәл. Чүп түгәр урын юкмы инде Әгерҗедә?..

Зират каравылчысы каберләрне чистарткач, чүп үләнен шундагы сукмакта калдыручыларга "зинһар зират кырыендагы чүплеккә чыгарып ташлагыз", дип тә мөрәҗәгать итә.

Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев