Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе зиратында ташландык каберләрнең күп булуы йөрәкне әрнетә

Барыбыз да көтеп алган Май бәйрәмнәре якынлаша. Юкка гына аны Яз һәм Хезмәт бәйрәме димиләр. Бу көннәрдә йорт-җирләрне чистартырбыз, бакчаларда казынырбыз. Иң мөһиме, Май бәйрәмнәрендә мәңгелек йортлардагы мәрхүм якыннарыбызның каберләренә зиярәт кылырбыз, чардуганнарын буяп, чәчәкләр утыртып, аларның рухларына дога укып, барыбыз өчен дә уртак булган мәңгелек йортны чистартып кайтырбыз. Эшең...

Барыбыз да көтеп алган Май бәйрәмнәре якынлаша. Юкка гына аны Яз һәм Хезмәт бәйрәме димиләр. Бу көннәрдә йорт-җирләрне чистартырбыз, бакчаларда казынырбыз. Иң мөһиме, Май бәйрәмнәрендә мәңгелек йортлардагы мәрхүм якыннарыбызның каберләренә зиярәт кылырбыз, чардуганнарын буяп, чәчәкләр утыртып, аларның рухларына дога укып, барыбыз өчен дә уртак булган мәңгелек йортны чистартып кайтырбыз.
Эшең никадәр генә тыгыз булса да, иң кадерле кешеләребезнең каберләрен тәртиптә тоту, якыннарыбызның рухына дога кылу - исән кешеләрнең иң изге олы бурычы. Ни кызганыч, вакыт юклыкны, хезмәтенең бик тынгысыз икәнлеген сылтау итеп, әти-әнисенең, әби-бабасының, якын туганының каберенә эзне югалткан таш бәгырьле, туң йөрәкле кешеләр дә бар әле арабызда. Район башлыгы Валерий Макаров та бу турыда җаны әрнеп сөйли:
- Әгерҗедә эшкә керешкән елны ук мин шәһәрдәге зиратларны әйләнеп чыктым. Хәзер дә анда тәртип урнаштыру, корыган агачларны кистерү, юлларны төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү өчен зиратларга еш керергә тырышам. Ләкин әгерҗелеләр миңа үпкәләмәсеннәр, шәһәрдәге христиан һәм татар зиратларында еллар буе кеше кулы тимәгән, чардуганнарының буяулары коелып беткән, кабер өсләрендә кеше буе алабута, кычыткан үсеп утыручы каберләр бихисап. Мин туган ягым Зәйдә, Чаллыдагы зиратларда да булам. Ләкин аларда мондый каралмаган каберләр юк дәрәҗәсендә. 80 яшьлек әнием Ата-аналар көнендә (Родительский день, быел ул 9-10 майга туры килә) зиратка баргач якыннарыбыз тирәсендәге каберләрдә чүп үсеп утырганын күрсә, шунда ук чистартып китә. Ә Әгерҗедә чит каберләрне, хәтта исән чакта бик яхшы белгән кешесе булса да, чистарту, тәртипкә китерү кебек изге эш кылуны бик авырга саныйлар, ахры, - ди Валерий Владимирович.
Зират каравылчысы Илдус ага, төп Әгерҗе кешесе буларак, мондый ташландык каберләрдә ятучы мәрхүмнәрнең күбесенең Әгерҗедә туганнары барлыгын әйткәч, йөрәк әрни.
- Һичьюгы, елга бер-ике тапкыр зиратка килеп, мәрхүм якыннарыңның хәлен белеп, аларның рухы белән сөйләшеп, каберләрне чистартып китү бер дә авыр эш түгел бит, - дип дәвам итә район җитәкчесе. - Киресенчә, зираттан шундый изге гамәл кылып кайткач, җанга рәхәтлек иңә, чистарынып киткәндәй буласың. Якыннарыңның рухлары да шат була. Беребез дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Кадерле кешеләребезне, гомер буе туплаган малыбызны калдырып, бердәнбер көнне барыбыз да шунда барасы. Анда бөтенебез дә бертигез, өч аршин җир җитә. Синең дә кабереңә килеп дога кылып рухыңны шатландыручы булмаса, кабер өстеңне чүп басса... Шуңа күрә якыннарыгыз каберләренә олырак яшьтәге балаларыгыз, оныкларыгыз белән зиярәт кылыгыз, бергәләп чистартыгыз. Зиратларга килеп йөрүнең изге гамәл икәнен үз мисалыгызда күрсәтегез. Шул чагында гына мәңгелеккә күчкәч безнең каберләребез тәртиптә булыр. Гомумән, зиратлар - һәр шәһәр-авылның йөзе, алар биредә нинди халык яшәве, аның эчке культурасы, әдәбе, мәрхүмнәрне онытмавы, кадер-хөрмәт күрсәтүе турында сөйли, - дип җан әрнүен белдерде районыбыз җитәкчесе.
Валерий Макаров, тумышы белән чит төбәктән булса да, аның Әгерҗедәге зиратларның торышы турында шулай әрнеп сөйләве мәңгелек йортыбыздагы якыннары турында онытып баручы туң йөрәкле бәндәләрне дә уятыр дип ышанасы килә. Район башлыгы зиратларыбызны тәртиптә тоту өчен әледән-әле өмәләр үткәрергә, өмәгә килүчеләрне ташландык хәлдәге каберләрне дә чистартырга чакыра.
Шунысын да искәртеп үтәбез, Әгерҗедә икенче ел инде үзара салым акчасына зиратлардагы карт агачларны кисү, коймалар тоту, зират йортын төзекләндерү, православие зиратында юлларны төзекләндерү кебек зур эшләр башкарылды. Ә кайберәүләр зираттагы каберләрне тәртиптә тоту да шул үзара салым акчасына башкарылырга тиеш дип бик нык ялгышалар. Якын кешеңнең каберен карап тору - ул синең дә, минем дә иң олы бурычым. Май бәйрәмнәрендә генә түгел, җәй-көз айларында мәңгелек йортыбызга эзне суытмыйк. Зиратларыбыз әгерҗелеләрнең дә якыннары турында кайгыртуы, мәрхүмнәребезне онытмаулары турында сөйләп торсын.
БЕЛЕШМӘ:
Зират каравылчысы Илдус Гыйләҗетдинов бу шимбәдә, ягъни 23 апрельдә, шәһәрдәшләребезне балта, пычкы тотып, зиратка өмәгә чакыра.
Авыл зиратларында да өмәләр башланды. Авыл башлыклары һәм муллалар читтә яшәүче авылдашларны да Май бәйрәмнәрендә, ял көннәрендә авылга кайтып, якыннарының каберләрен тәртипкә китерергә чакыралар.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев