Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе үзәк хастаханәсе табиб-онкологыннан ирләргә киңәшләр

Күптән түгел район үзәк хастаханәсенә яшь табиб-онколог эшли башлады. Борис СТЕРХОВ белән очрашып, ирләр арасында еш очрый торган җенес бизе рагы хакында әңгәмә кордык. - Борис Юрьевич, сүзне үзегез белән таныштырудан башлыйк әле. - Мин Ижауда туып-үстем. Быел гына Ижау дәүләт медицина академиясенең дәвалау факультетын тәмамладым. Әгерҗе үзәк хастаханәсендә эшли...

Күптән түгел район үзәк хастаханәсенә яшь табиб-онколог эшли башлады. Борис СТЕРХОВ белән очрашып, ирләр арасында еш очрый торган җенес бизе рагы хакында әңгәмә кордык.

- Борис Юрьевич, сүзне үзегез белән таныштырудан башлыйк әле.

- Мин Ижауда туып-үстем. Быел гына Ижау дәүләт медицина академиясенең дәвалау факультетын тәмамладым. Әгерҗе үзәк хастаханәсендә эшли башлавыма айдан артык кына әле.

- Димәк, яман шеш авырулары тарихы белән азмы-күпме танышырга өлгергәнсездер инде.

- Әйе, Әгерҗе районында яман шеш хатын-кызларда күкрәк бизендә, тиредә, аналык муенсасында аеруча еш очраса, ир-атлар арасында үпкәдә, туры эчәклектә, җенес бизендә таралыш алган. Бу язмамда соңгысына тәфсилләбрәк тукталырга булдым.Чөнки соңгы ун ел эчендә генә дә мондый диагноз кую очраклары 2 тапкырга артты. Бүген ир-атлар онкологиясе арасында әлеге диагнозлы авырулар дүртенче урында тора.

- Бездәге саннарга да тукталыгыз әле.

- 2015 ел азагына Әгерҗе районында шундый диагноз белән 26 кеше исәпкә куелган булса, быел 4 кеше исәпкә алынды инде.

- Аның беренче билгеләре нинди?

- Төнлә еш сию, сигәндә авырту тою, сидекнең өзек-өзек бүленеп чыгуы яисә аны тота алмау, сидектә кан булу кебек билгеләр ир-атларда сагаю уятырга тиеш. Простата аденомасы вакытында да шундый ук билгеләр күзәтелә. Шуңа күрә дөрес диагноз кую өчен кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Әлеге авыруны ачыклау өчен нинди диагностика уздырыла?

- Башкаларына тукталып тормыйча, иң нәтиҗәле ысулларның берсе булган ПСА анализын гына атыйсым килә. Әлеге анализ ярдәмендә пациентта яман шеш бармы-юкмы икәнлеген ачыкларга, аннан соң дәвалау ысулларын билгеләргә була. Мондый анализны безнең поликлиникада да тапшырырга мөмкин. Авыруга 1 һәм 2 стадия куелган очракта 90 процент тирәсе очракта уңай нәтиҗәгә ирешү ихтималы зур. Шуңа күрә әгәр ир-егетләр үзләрендә югарыда телгә алынган билгеләрне тоялар икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итсеннәр иде. Бу бигрәк тә 65 яшьтән узган һәм гәүдә авырлыгы артык, нәселләрендә җенес бизе белән авыру очраклары булган ирләргә кагыла.

Ә гомумән алганда, ир-егетләр 45 яшьтән узгач үз сәламәтлекләрен контрольгә алырга тиешләр. Аларга елына бер тапкыр онкологка, урологка күренергә киңәш итәм. Шулай ук ук тартуны ташларга, алкогольле эчемлекләрне чамалы гына кулланырга кирәк. Актив тормыш алып бару, дөрес туклану да бик мөһим.

Быел диспансеризация узарга тиеш булып та, аны узмаган кешеләргә дә әйтер сүзем бар. Сәламәтлек өчен көрәштә бер генә ысулны, шул исәптән диспансеризацияне дә, кулдан ычкындырырга ярамый. Сәламәт булуыбызның үзебезгә генә түгел, якыннарыбызга да бик кирәк икәнлеген онытмыйк.

Белешмә.

Җенес бизе - сидек куыгыннан түбәнрәк өлештә урнашкан орган. Аның төп функциясе орлык сыекчасы составына керүче матдә эшләп чыгарудан гыйбарәт. Ир-егетнең җенси сәламәтлеге, физик һәм психик халәте җенес бизенең эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев