Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе үзәк китапханәсендә “Яшәү яме“ китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Бүген Үзәк китапханәдә мәдәният ветераны Наил ага Нәбиуллинның "Яшәү яме" дип аталган дүртенче китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Моңа кадәр авторның "Ядкарь", "Тормыш дәрьясы", "Китмә, яшьлек" дип аталган китаплары дөнья күргән иде. Наил аганы иҗатташ дуслары, китапханә хезмәткәрләре, "Мәрҗән" ветераннар ансамбле котлады. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин, клублар системасы җитәкчесе...

Бүген Үзәк китапханәдә мәдәният ветераны Наил ага Нәбиуллинның "Яшәү яме" дип аталган дүртенче китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Моңа кадәр авторның "Ядкарь", "Тормыш дәрьясы", "Китмә, яшьлек" дип аталган китаплары дөнья күргән иде.

Наил аганы иҗатташ дуслары, китапханә хезмәткәрләре, "Мәрҗән" ветераннар ансамбле котлады. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин, клублар системасы җитәкчесе Эльвира Нәбиева, китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлнара Тимербаева да аңа иң матур теләкләрен җиткерделәр. Районның сәнгать осталары авторның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Девәтернәдән Азалия Шакирова, китапханә хезмәткәре Чулпан Нурмөхәммәтова, Рамис Хаҗиев Наил аганың шигырьләрен укыдылар. Матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган кичә күңелдә бик матур тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев