Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә 8 айлык сабыйны мәсхәрәләүче ана хөкем ителде

    Баланы гаиләдән алганнар

    Әгерҗе районы прокуратурасы 34 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 156 маддәсендә каралган (балигъ булмаганны карау һәм тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен) җинаять кылуда гаепле дип таныды.

    "Әгерҗе хәбәрләренә" билгеле булганча, 2020 елның декабреннән 2021 елның апреленә кадәр хатын-кыз үзенең сигез айлык баласын тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәгән. Ул аны мәсхәрәли, табиб-педиатрга йөрми, кирәкле дарулар, балалар туклануы һәм киемнәр белән тәэмин итми, бала антисанитария шартларында яшәргә мәҗбүр була. Бу баланың сәламәтлеген нык какшата.

    Гаепләнүченең йөклелек вакытында да, аннан соң хәмер куллануы хәлне кискенләштерә.

    2021 елның 28 апрелендә сабый гаиләдән алына һәм махсус учреждениегә җибәрелә.

    Хатын-кыз гаебен таныган. Суд карары көтелә.

    Фото: pixabay.com

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: