Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә “Ачык балалар коляскасы“ дип исемләнгән бәйрәм узды

Җиңүче исеменә Әгерҗедән Алинә Әхкәмова лаек дип табылды

Әгерҗе районында беренче тапкыр Балалар коляскасы туган көненә багышлап “Ачык балалар коляскасы“ дип исемләнгән бәйрәм узды.

Район үзәк хастаханәсе поликлиникасында үткән әлеге чарада “Юл хәрәкәте иминлеге“ учреждениесенең Әгерҗе районындагы бүлекчәсе начальнигы Раушания Тимкина, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча гомуми бүлек белгече Ольга Мәҗитова, ЮХИДИ инспекторы Илназ Османов катнашучылар арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина уздырдылар, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементлар тагып йөрергә кирәклеген исләренә төшерделәр. Бәйрәмдә катнашучылар өчен төп биремнең берсе әлеге элементлар ярдәмендә балалар коляскасын бизәү иде.

Җиңүче исеменә Әгерҗедән Алинә Әхкәмова лаек дип табылды. Аңа һәм нәни кызы Камиләгә төп бүләк – автокресло тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев