Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә агач утырту акциясе дәвам итә

Акциядә берьюлы ике буын катнашты

Әгерҗедә территорияләрне яшелләндерү буенча акция дәвам итә.

Бүген, 26 сентябрь көнне, «Орешник» паркында  яшь агач үсентеләре утыртылды. Акциянең төп оештыручылары  - Ишморатов Владимир Леонидович җитәкчелегендә Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре.

Бүгенге акциянең үзенчәлеге аның халыкара өлкәннәр көненә туры килүе. Акциядә берьюлы ике буын катнашты:  урман хуҗалыгы ветераннары һәм «Авангард» яшьләр үзәге волонтерлары.

Бүген ветераннар үсеп килүче буын белән үз тәҗрибәләре белән булештеләр. Үсентеләрне ничек дөрес утырту, утырту чокырының нинди булырга тиешлеге турында сөйләделәр, шулай ук яшь агачларны карау серләре белән таныштырдылар.

Уртак көч белән 30 төп өрәңге утыртылды.

 «Әгерҗе урманчылыгы» коллективы акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм хөрмәтле ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев