Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә агропромпарк булачак

"Тиздән Әгерҗедә 400 квадрат метр мәйданда Казандагы Агропромпарк үрнәгендәге мини агропромпарк ачылачак. Анда авыл кешесенә үзе җитештергән азык-төлекне арадашчысыз турыдан-туры сату өчен барлык шартлар тудырылачак", - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов. Гагарин урамындагы 8нче йортка янкорма буларак төзелгән әлеге бинада һәр сатучының бүленеп алынган үз мәйданчыгы булачак....

"Тиздән Әгерҗедә 400 квадрат метр мәйданда Казандагы Агропромпарк үрнәгендәге мини агропромпарк ачылачак. Анда авыл кешесенә үзе җитештергән азык-төлекне арадашчысыз турыдан-туры сату өчен барлык шартлар тудырылачак", - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов.
Гагарин урамындагы 8нче йортка янкорма буларак төзелгән әлеге бинада һәр сатучының бүленеп алынган үз мәйданчыгы булачак. Анда сату, продукцияне саклау өчен барлык шартлар тудырылачак. Бу авыл кешесенә үзе җитештергән продукцияне арадашчыларсыз гына сату мөмкинлеге бирә.
- Мондый сату урыны безнең районга бик тә кирәк. Югыйсә, күпләр үзләре җитештергән продукцияне кая куярга белми интегә бит. Әйтик, мин үзем дә анда бик теләп бал кортлары продукциясен сатар идем, - ди Пеләмештән Эдуард Иванов.
- Мин агропромпарк ачылуын зур түземсезлек белән көтәм. Без анда үзебез җитештергән сөт һәм сөт ризыкларын сатарга бүген үк әзер, - ди Тирсә эшмәкәре Равил Харисов та.
- Безнең максат - районда эшмәкәрлекне үстерү, уңай инвестицион климат булдыруга төрле яклап ярдәм күрсәтү, - ди Руслан Иванов.
Элеккеге 105нче училищеның өч гектардан артык мәйданын эшкуарларга җитештерү объектлары буларак файдалануга бирергә әзер бүген район җитәкчелеге.
- Эшмәкәрләр арасында әлеге мәйданнарны агач материаллары эшкәртү, керамзитоблок җитештерү, профнастил әзерләү кебек юнәлешләрдә эш башлау өчен файдаланырга теләүчеләр бар инде, хәзер алар белән сөйләшүләр алып барабыз, - ди Руслан Валерьевич.
Бүген Әгерҗедә һәм авылларда үз эшеңне башлап җибәрү өчен файдаланырдай буш биналар моннан тыш та бик күп. Аларның исемлеге белән район сайтында (agryz.tatarstan.ru) танышырга мөмкин. Сүз уңаеннан: әлеге сайтта инвестицион эшчәнлеккә кагылышлы башка бик күп мәгълүмат та бар. Әйтик, анда районның инвестицион паспорты, декларациясе белән дә танышырга мөмкин. Моның өчен башта "развитие бизнеса", аннан "инвестиционная деятельность района" бүлекчәләренә керергә генә кирәк.
- Сайттагы исемлектә урын алган Әгерҗедәге элеккеге ТЭЦ бинасында автомойка ачарга һәм алюминийдан профильләр ясау эшчәнлеген башлап җибәрергә теләк белдерүче бар бүген, - ди Руслан Иванов.
Әйе, җитештерү бизнесын үстерү - вакыт таләбе ул. Шуңа бүген безнең районда да булган җитештерү мәйданнарын тагын да киңәйтү, яңаларын булдыру буенча зур эш алып барыла. Районның төп инвесторы булган "Нәүрүз" ширкәте дуңгызчылык комплексындагы дуңгызлар санын 13 меңнән 25 меңгә кадәр җиткерү, "Агро-Кама" ширкәте, ашлык эшкәртеп, үз ихтыяҗлары өчен комбикорм җитештерү юнәлешендә эш алып бара. Киләчәктә районда минераль су, органик ашлама, төзелеш материаллары җитештерү һәм башка юнәлешләрдә эш башлау планлаштырыла.
- Татарстан җитәкчелеге, республика лидеры Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрлекне үстерүгә зур игътибар бирә һәм төрле яклап ярдәм күрсәтә бүген. Эшмәкәрлекне үстерүгә кагылышлы нинди генә программалар юк республикабызда?! Мондый программалардан районыбыз эшмәкәрләре дә бик теләп файдалана. Әнә, узган ел "Лизинг-грант" программасы буенча гына да алты эшмәкәр 9 миллион 753 мең 460 сум күләмендә грант алу бәхетенә иреште. Әлеге программалар - быел да гамәлдә. Шуңа районыбыз эшмәкәрләреннән эшлекле тәкъдимнәр көтеп калабыз, - ди Руслан Иванов.
Белешмә:
Дәүләт программалары турында ТР икътисад министрлыгы (mert.tatarstan.ru) сайтында да тәфсилләп язылган. Районыбыз территориаль үсеш бүлеге белгечләре дә районыбыз эшмәкәрләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирергә әзер. Телефоннары - 23870, 22151.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев