Бүген "Автобабай-2021" бәйгесе уза
Әби-бабайларны катнашырга чакырабыз
14 сентябрь көнне Әгерҗедә "Автобабай-2021" бәйгесе узачак. Өлкән яшьтәге иң яхшы йөртүчене ачыклаячаклар.
Ярыш ике этапта үтә.
I этап Әгерҗе шәһәре, Карл Маркс урамы 123 йорт (ЮХИДИ бинасында), II этап - “Балалар яшүсмерләр автомобиль мәктәбе” автодромында: Лесопильная ур., 29б.
Катнашучыларга таләпләр: 55 яшьлек хатын-кызлар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар (машина йөртү таныклыгы, шәхси кулланылышта җиңел автомобиль булу шарт).
Катнашучыларның гаризалары 8(5551) 2-46-34 телефон/факс аша яисә agdirbdd@mail.ru электрон почтасы аша 2021 елның 13 сентябренә кадәр кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен тел. 8(5551) 2-46-34, 89600720340.
Чара 14 сентябрь көнне 09.00 сәгатьтә ЮХИДИ территориясендә башлана. Килегез, кызык булачак!
16+
Фото: архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев