Әгерҗедә “Автоледи“ бәйгесе уза
Ярыш ике этаптан тора
Бүген Әгерҗедә традицион «Автоледи - 2021» конкурсы уза. Конкурсның төп максаты - машина йөртүче хатын-кызның һөнәри дәрәҗәсен, юл хәрәкәтендә катнашучы буларак аның абруен күтәрү һәм автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен камилләштерү.
Катнашучыларның теоретик биремнәрне үтәү һәм машина йөртү осталыгы бәяләнә. Теоретик өлеш ЮХИДИ бүлекчәсе бинасында, практик өлеш – автодромда.
Ике этап нәтиҗәләре буенча иң яхшы машина йөртүче хатын-кыз ачыкланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев