Әгерҗедә "Бала-төп пассажир!" чарасы узды
Инспекторлар бүләкләр таратты
Бүген Дәүләт автоинспекциясе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ хезмәткәрләре Әгерҗе шәһәрендә балигъ булмаган пассажирлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән "Бала-төп пассажир!" чарасын уздырды.
Инспекторлар автокреслоларда булган яшь пассажирларга юллардагы куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү өчен китаплар бүләк иттеләр. ⠀
ЮХИДИ балигъ булмаганнарны ташу кагыйдәләрен бозган өчен 3 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза каралуын искәртә. Әмма балаларны йөртүче ата-аналар, беренче чиратта, аларның тормышы һәм сәламәтлеге турында уйларга тиеш.
Белгечләр фикеренчә, балалар өчен махсус җайланмалар аварияләрдә балаларның травма алу һәм һәлак булу ихтималын 70 процентка киметә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев