Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә БАМ күперендә капиталь төзекләндерү эшләре бара

БАМ күперен капиталь төзекләндерү эшләре июль аенда башланган иде. Ул  хәзер дә кызу темплар белән дәвам итә. Киләчәктә күпер генә түгел, аның тирә-ягы да яңача төсмер алачак.

ЭШ ТИЗЛЕГЕ БЕЗДӘН ГЕНӘ ТОРМЫЙ

Күперне төзекләндерү эшләре белән Йошкар-Оладан “Мостремстрой“ төзелеш-җитештерү предприятиесе шөгыльләнә. Шушы ук оешма узган ел Иж аркылы салынган күперне дә капиталь төзекләндерүдә эшләгән иде. Эшчеләргә уңайлы булсын өчен төзекләндерү эшләре барышында автомобильчеләргә күпердән чыгу чикләнде.  Хәрәкәтне көйләү өчен махсус светофорлар куелды. 

  • БАМ күперен төзекләндерү буенча башкарырга кирәкле эшләрнең дә яртысыннан артыграгы төгәлләнде инде. Машиналар йөри торган юлны, җәяүлеләр өчен тротуарны, күпернең аскы ягын төзекләндерү – барысын да параллель рәвештә проект нигезендә алып барабыз. Материаллар белән тәэмин ителеш яхшы. Шунысын да әйтми мөмкин түгел: эшебездә заманча катнашмалар, буяулар, гидроизаляцион материаллар кулланабыз, – ди прораб Дмитрий Казаков. – Безнең өчен иң катлаулысы – күпернең аскы өлешен ремонтлау. Чөнки аны буяу, штукатуркалау, шпаклевкалау кебек эшләрне фәкать тимер юл тарафыннан “тәрәзәләр“ бирелгән  чакта гына башкара алабыз. Шуңа бу өлештәге эш темпы безгә генә бәйле түгел.   

Күперне төзекләндерүдә уртача 20дән артык эшче хезмәт куя. Алар өчен эш сәгате иртәнге сәгать җиденче яртыда башланып, кичке сәгать 7гә кадәр дәвам итә.

  • Хезмәт шартларыбыз яхшы. Эшчеләрнең күбесе Тирсәдә яши, – дип дәвам итә ул.  – Безнең максат – күперне төзекләндерүне ноябрь аенда тәмамлау. Аннан башка объектлар көтә.

 

СТАНДАРТ БУЕНЧА ЭШЛИБЕЗ

  • Ә без күпергә илтүче юлларны ремонтлауны аннан алданрак тәмамларга планлаштырабыз, – ди “Брус“ ширкәтенең Әгерҗедәге участогы җитәкчесе Минсәет Мәһәдиев.

Төзүчеләр юлларны ремонтлау белән бергә аның янәшәсендә тротуар салу, юл белән ике арага чикләүләр, ягъни борт ташлары урнаштыру өчен дә җаваплы.

  • Без барлык эшләрне проект нигезендә стандарт буенча эшлибез, – ди Минсәет Минрахман улы. 

Җитәкче юкка гына болай дип басым ясамый: шоферлар арасында күпергә илтүче юлларны тарайтканнар дип белдерүчеләр бар. Димәк, аларның борчылулары  урынсыз.      

Ххх

Менә шулай, БАМ күперен төзекләндерү буенча тулы бер комплекс эш алып барыла бүген. Күпер һәм аңа илтүче юллар капиталь ремонтлану белән бергә, ул тирәдәге урамнарны яктырту буенча да яңа линия уздырыла. Күпер янындагы откослар да яңадан бетонлана.

Күпернең ике ягында да җәяүлеләр өчен тротуарлар җиһазландырыла. Тротуар бер яктан “Табыш“ кибетенә кадәр, икенче яктан полиция бүлеге урнашкан бинага кадәр озайтыла. Киләчәктә тимер юл аша җәяүлеләргә фәкать күпер аша гына чыгарга мөмкин булачак. Хәзерге тимер юл аша чыгу урыннарына чикләүләр куелачак.

Белешмә:

БАМ күпере 1974 елда төзелгән. Шуннан бирле бер генә тапкыр да капиталь ремонт уздырылмаган.

Быел район җитәкчелеге тырышлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән капиталь ремонт эшләренә 46,7 миллион сум акча бүленде.

Төзелешнең генераль подрядчигы – Исәнбайда туып-үскән якташыбыз  Ринат Мухъянов җитәкчелегендәге “Татарстан күперләре“ җәмгыяте. 

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев