Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә беренче көзге ярминкә гөрләде

Сатуда ит, яшелчә, ашлык, бал һәм башка продукцияләр бар иде

Бүген иртәнге сәгатьләрдә үк Әгерҗе халкы төп мәйданга агылды. Чөнки бүген авыл шәһәрне сыйлый торган көн: Әгерҗедә быелгы беренче көзге ярминкә гөрли.

Район авыл хуҗалыгы җитәкчесе Дилүс Гатауллинның җәйнең коры килүе сәбәпле яшелчәләргә бераз кытлык булыр дигән сүзләре дөрескә килде. “Нәүрүз“ ширкәтенең “Уразай“ бүлекчәсе басуларыннан игелгән бәрәңгене халык күз ачып йомганчы алып бетерде.

– Бишәр капчыклап бәрәңге алдылар. Килосын 25 сумнан саттык. Бер сәгать эчендә КамАЗ арбасы бушап калды. Иртәнге сәгать 6да ук чират тезелә башлаган иде, – диделәр сатучы кызлар.

Ашлыкны да халык “егылып“ алды. “Нәүрүз“ ширкәте бодайны – 16, арпаны – 15, солыны 13 сум белән сатты. Әмма ашлык күпләргә җитмәде. Халык канәгатьсезлек тә белдереп алды.

– Ел саен арпа сатып ала идек. Үгез асрыйбыз. Өлгермәдек. Беренче ярминкәдә ел саен сату яхшы бара бит инде. Нигә ашлык һәм бәрәңгене күпләп сату оештырмадылар икән? – диде Тәнзилә апа.

Дөрес, бәрәңге берничә урында сатыла иде. Ә менә ашлыкны “Нәүрүз“ ширкәте генә алып чыккан. Икенче ярминкәдә, ул ике атнадан узачак, ашлык та, бәрәңге дә күп булачак, диделәр ярминкәне оештыручылар.

Бәрәңге дигәннән, аны шәхси хуҗалыкларда үстерүчеләр ун литрлы чиләген 250 сумнан саттылар. Хәтта Әгерҗедә яшәүче Татьяна–Владимир Корневлар ике сутый участоктан алган бәрәңгеләренең үзләреннән артыгын ярминкәгә алып чыкканнар.

– Быелгы яңгырсыз җәйдә бәрәңгегә дүрт тапкыр бик күп итеп су сиптем. Уңыш мул булды. 1 сутыйдан 32 чиләк бәрәңге алдык, вагы юк дәрәҗәсендә. Үзебездән артканын кая куйыйк дип баш ватмадык, ярминкәгә алып чыктык, – ди Владимир Корнев.

Кишер, чөгендер, кәбестә, суган – җаның ни тели бар да бар. Бәяләре дә кулай. Ә менә сарымсак дефицит иде. Сарымсак сораучылар бик күп булды. Ул бер-ике урында гына сатылды һәм мизгел эчендә юк та булды. Салагыштан килгән Фәридә–Рәфис Бакировлар алып килгән сарымсакны да шунда ук алып бетерделәр.

– Быел 20 кило сарымсак утырткан идек. Авылда да бик күп саттык. Калганын гына алып килгән идек, – дия-дия соңгы сарымсакларын үлчәде Фәридә ханым.

Аларның үзләре үстергән кыяр, помидор, борычларны да халык бик яратып алды.

Касайдан җиләк үстерү белән шөгыльләнүче Әхмәдиевлар да җиләк үсентеләре һәм бакча җиләге тәкъдим иттеләр. Агач үсентеләре сатучылар да бар иде. Күп урында бал да тәкъдим иттеләр. Балның уңышы мул булганлыгы шуннан да күренә, бәяләр төрлечә: бер урында 3 литрын – 1500, икенчесендә 1300 сумга тәкъдим иттеләр.

Итнең дә бәяләре төрлечә иде. Бер килосын 300 сумнан башлап 500 сумга кадәр саттылар.

– Ашлыкка бәя арткач, иткә дә артты. Чөнки мал азыгын сатып алу да шактый бәягә төшә, – диделәр ит сатучылар.

Халык бәясенә карап тормады, итне бик яратып сайлап алды. Тавык, бройлер, бытбылдык түшкәләре дә бар иде. Йомырка сатучылар да булды. Чиләкләп алмалар да алдылар. Салагыштан Ильяс Мөдәрисов алып килгән балыкларны да кызыгып алучылар күп булды. Гомумән, шимбә иртәсендә Әгерҗедә ярминкә гөрләде.

Әлбәттә, бу көнне ярминкәдән соң күпләр сайлау участокларына да юл тоттылар. Әгерҗедән Гүзәл Нуриәхмәтова “сайлауга баруны үземнең гражданлык бурычым дип саныйм. Әлеге мөһим вакыйгада катнашу өчен икенче шәһәрдә яшәүче улыбыз да кайтты“, диде.

Вәсилә Шәйхетдинова да сайлау участоклары ачылу белән иң беренчеләрдән булып тавыш бирәчәген әйтте.

– Шушы яшемә җитеп, бер генә сайлаудан да калганым юк. Ирем Дамир кичә үк тавыш биреп кайтты. Тыныч, якты киләчәгебез, балаларның рәхәт тормышы өчен иң лаеклыларга тавышымны бирәм, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: 17, 18, 19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар һәм 29нчы Яр Чаллы бермандатлы сайлау округы буенча депутатлар сайлау уза. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев