Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә беренче тапкыр “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе узды

Быел Әгерҗе Сабан туенда тәүге тапкыр “Сабан туе гүзәле“ бәйгесе узды.

Әлеге исемне яулау өчен өч катнашучы – Ләйсән Тимуршина, Аидә Мәгъдәнурова, Алсу Саттарова осталыкта сыналдылар. Кызлар үзләре белән таныштырдылар, жюрига пешереп алып килгән милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Сәнгатькә гашыйк кызлар җыр-биюгә осталыклары белән дә шаккатырдылар. Алып баручылар биргән викторина сорауларына да тиз һәм төгәл җавап бирделәр.

Шулай итеп, “Сабан туе гүзәле“ исеменә район мәдәният бүлеге методисты Ләйсән Тимуршина лаек булды. Аңа һәм төрле номинацияләрдә бүләкләнгән Аидә белән Алсуга Дипломнар тапшырылды. Алар бүләкләргә дә лаек булдылар. Ләйсәнгә милли баш киеме калфак та бирелде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев