Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә бурычлылар буенча масштаблы рейд үткәрелә

Приставларга үз эшен активлаштырырга йөкләнде

Әгерҗе районында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю күрсәткече республикада иң түбәне. Бу мәсьәлә йорт буенча җаваплы өлкәннәр белән киңәшмәнең көн тәртибендә төп мәсьәлә булды.

Торак-коммуналь хуҗалык эше буенча фикер алышкан киңәшмә район башлыгы Азат Вәлиев, Башкарма комитет җитәкчесе Артур Акбашев, шулай ук хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре катнашында узды.

Киңәшмә барышында бурычлыларга карата төрле чаралар тәкъдим ителде. 

Шулай ук суд приставларына үз эшчәнлеген активлаштырырга һәм ЮХИДИ инспекторлары белән уртак рейдларга чыгарга, бурычлыларның автомобильләренә арест салырга тәкъдим ителде.

Югарыда күрсәтелгән рейдларның берсе Әгерҗедә бүген үткәрелә. Масштаблы акция кредитлар буенча, ТКХ һәм штрафлар түләү буенча бурычлыларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев