Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә бурычка акча биреп торучы офислар саны арта

    Әгерҗе район судында займ, кредит килешүе буенча түләүгә кагылышлы эшләр саны артканнан-арта бара. Узган ел гына да шундый 398 эш каралды. Тормышта ашыгыч рәвештә акча кирәк булган чаклар бик күп. Әйтик, кыйммәтле әйбер алу, бизнесны җәелдерү, ремонтка, туйга, югары белем алуга, дәвалану һәм башка шундый максатларга ашыгыч төстә акчаны каян...

    Әгерҗе район судында займ, кредит килешүе буенча түләүгә кагылышлы эшләр саны артканнан-арта бара. Узган ел гына да шундый 398 эш каралды.

    Тормышта ашыгыч рәвештә акча кирәк булган чаклар бик күп. Әйтик, кыйммәтле әйбер алу, бизнесны җәелдерү, ремонтка, туйга, югары белем алуга, дәвалану һәм башка шундый максатларга ашыгыч төстә акчаны каян алырга? Мондый очракларда кешеләр паспорт алып кредит бирүче контораларга баралар һәм кыска гына вакыт эчендә үзләренә кирәкле сумманы алып та китәләр. Аннан ни өчен шулай эшләгәннәренә үкенә башлыйлар. Кемгәдер бер генә кредит җитми, ул берничә банк һәм оешмадан ала. Шулай итеп, үзе дә сизмәстән, ул үзен кредитка бәйләп куя.

    Психологлар әйтүенчә, мондый бәйлелек бигрәк тә матур киенергә, кыйммәтле машиналарда йөрергә яратучыларда еш барлыкка килә. Андый кешеләр, гадәттә, хезмәт хакларының күп өлешен затлы әйберләр алуга тотарга күнеккән булалар. Иртәме-соңмы, аларның моңа хезмәт хаклары гына җитми башлый. Шуңа бер-бер артлы кредит ала башлыйлар. Тик алар чит акчаны алып, кире үз акчаларын бирергә кирәк булачагын оныталар.

    Кешегә акча кирәк булган чакта ул башка берни турында да уйламый, хәтта займ килешүен дә укып тормый. Иң мөһиме - тиз арада кирәкле сумманы алу. Менә шуннан соң иң аянычлысы башлана да инде. Ниндидер сәбәп аркасында ул бурычын түләми башлый. Чөнки аны теләсә кайсы вакытта кайтарырга мөмкин дип уйлый. Ә кемдер кредитны кире бирергә икәнлеген бөтенләй оныта. Шулай итеп, кешенең бурычы җыела. Аннан кредит оешмасы бурычка акча алучының сумманы кайтармавы һәм процентларны да түләмәве турында дәгъва белдереп, судка мөрәҗәгать итә. Алардан еш кына штраф санкцияләре, госпошлина чыгымнарын, кредит буенча зур процентларны түләтергә туры килә. Нәтиҗәдә, кредит көненә 1-2 процент белән генә алынган булса да, түлисе сумма алынган күләменнән ун тапкырларга артып китә. Ни кызганыч, суд карары чыгарылганнан соң гына кредит түләүче алган акчаларны вакытында түләп барырга йә мондый шартларда кредит килешүенә кул куймаска кирәклеген аңлый.

    Гадәттә, мондый категория кешеләр кисәтү кәгазе буенча судка килүне дә кирәк дип тапмыйлар. Ә закон нигезендә чара күрелә башлагач, суд бусагасында җавап бирүче пәйда була. Ул: "Мин бурычны гына кайтарырга кирәк дип уйладым, ә процентлар турында уйламадым да", - дип акланырга тотына.

    Ә гомумән алганда, аек акыл белән эш йөрткәндә, кредит начар нәрсә түгел. Аның ярдәмендә күп кенә хыялларыңны чынга ашырырга була. Тик кредит алган чакта аны процентлары белән бергә кире кайтырырга кирәк булачагын онытырга ярамый. Шулай эшләмәгән очракта бик зур финанс проблемалары килеп чыгачак.

    Район судының матбугат хезмәте.

    Белешмә.

    Хәзер займ, кредитларны керем турындагы белешмәләрдән һәм поручительләрдән башка бик тиз генә кредит бирүче конторалар бик күп. Алар берсеннән-берсе матур, кызыклы рекламалары белән халыкны үзләренә җәлеп итәләр. Әгерҗедә генә дә бурычка акча биреп торучы андый офислар уннан артык...

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: