Әгерҗедә - бәйрәм ярминкәсе
30 апрельдә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда авыл хезмәтчәннәре җитештергән продукцияне сату буенча "Җиңүегез өчен рәхмәт!" дип аталган ярминкә оештырыла. Сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш елы балаларына азык-төлеккә өстәмә ташламалар ясалачак. Ярминкә иртәнге сәгать 8дә башлана. Ит һәм сөт, бал продуктлары сатарга килүчеләрнең ветеринария оешмасыннан белешмәләре булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев