Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә "Чыршы белән хушлашу" бәйрәме узды

Күңелле эстафеталар оештырылды

Шау-шулы Яңа ел бәйрәмнәре үтте, чыршыдан матур уенчыкларны алырга, аларны киләсе Яңа ел бәйрәменә кадәр тартмаларга тутырып куярга вакыт җитте.

19 гыйнварда район мәдәният йорты янындагы мәйданда үзәк чыршы янында "Чыршы белән хушлашу" бәйрәме узды. Программа шактый мавыктыргыч иде.

Балалар өчен уен мәйданчыклары, күңелле эстафеталар оештырылды. Бәйрәм кунаклары әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар таптылар, конкурсларда катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр.

Әгерҗелеләр Яңа ел чибәре белән киләсе декабрьгә кадәр очрашырга "сүз куешып" хушлаштылар. Чара бай эчтәлекле, эмоциональ һәм кызыклы булды. Ахырда теләгән һәркем Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән чыршы янында фотога төшә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев