Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗедә фронт хатларыннан күргәзмә эшли

"Бердәм Россия" партиясе 1941-45 еллардагы фронт хатларын бергә туплау һәм системага салу буенча "Тарихи хәтер" исемле интернет-проект тәкъдим иткән иде. Ут эченнән килгән солдат хатлары моңа кадәр музей фондларында гына сакланып килде. Ә әлеге проектның максаты - гаилә архивларында сакланганнарын туплау иде. Бу акция игълан ителгәннән соң Әгерҗе район тарихы...

"Бердәм Россия" партиясе 1941-45 еллардагы фронт хатларын бергә туплау һәм системага салу буенча "Тарихи хәтер" исемле интернет-проект тәкъдим иткән иде.

Ут эченнән килгән солдат хатлары моңа кадәр музей фондларында гына сакланып килде. Ә әлеге проектның максаты - гаилә архивларында сакланганнарын туплау иде. Бу акция игълан ителгәннән соң Әгерҗе район тарихы һәм мәдәнияте музеена барлыгы 125 хат килгән. Шуның 28е - гаилә архивында сакланганы. Мәсәлән, Әгерҗедән Римма Яппарова иренең абыйсы Әхтәм Яппаровның якыннарына язган хатын тапшырган. Ул 1944 елда Белоруссиядә госпитальдә вафат була.

Хатлар җыю төгәлләнгәннән соң ТР Дәүләт Советының архив бүлеге районнарда сугыш еллары хатлары күргәзмәсе оештыруны да бурыч итеп куйды. Республиканың ун районында әлеге күргәзмә эшләде инде. 13 февральдә төрле районнарның фронт хатлары Әгерҗегә килеп җитә һәм "Авангард" кинотеатрында эшләячәк күргәзмәгә куела.

Хөрмәтле әгерҗелеләр! Дары исе сеңгән, солдатларның күз яшьләре белән сугарылган өчпочмаклы хатлар белән танышасыгыз килсә, 13 февральдә - 13-20, 14 февральдә 9-15 сәгатьләрдә "Авангард" кинотеатрына рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев