Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә Гаилә көнен билгеләп үттеләр

"Гаилә традицияләре" дигән викторина үткәрелде

Үзәк балалар китапханәсендә Халыкара гаилә көненә (15 май) багышланган «Гаилә кыйммәтләре сандыгы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды.

Әлеге чарага әти - әниләре белән яшь китап укучылар чакырылган иде. Алар өчен гаилә альбомнары күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Кунаклар үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар өчен мәкальләрне дәвам итү, табышмакларга җавап бирү, җыр исемнәрен, әдәби әсәр яки гаиләгә, көнкүрешкә, балаларны тәрбияләүгә багышланган әкиятне искә алу буенча биремнәр әзерләнгән иде. «Гаилә традицияләре» викторинасы үткәрелде, анда Татьяна һәм Эдуард Мухиннар гаиләсе аеруча актив катнашты.

Закировлар үзенең гаилә традицияләре турында сөйләде. Ә кроссворд чишкәндә Суниевлар гаиләсе беренче булып чыкты.

"Көйне таны" конкурсында Блузиннар гаиләсе җиңде. Нуретдиновлар "Комплимент әйт" уенында бер-берсенә бик күп назлы сүзләр әйттеләр.

Чара «Һәрвакыт булсын кояш» җырын башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев