Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә Җиңү көненә багышланган “Тынычлык эстафетасы“ уза

Стартта укучылар һәм хезмәт коллективлары

Бүген Әгерҗедә традицион "Тынычлык эстафетасы – 2021" уза. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышлана. Актив катнашучылар-шәһәр, шулай ук Бима һәм Тирсә мәктәпләре укучылары. Йөгереш юлына шулай ук хезмәт коллективлары да чыкты. Алар арасында үзәк хастаханә, мәгариф бүлеге, МВД, Ак Барс Страхование, «Өченче буын» командасы һәм башкалар бар.

Барлык спортчыларны һәм җанатарларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев сәламләде.

Старт алдыннан спортта зур уңышларга ирешкән кайбер укучыларны бүләкләү дә булды.

Шулай итеп, "Сәламәтлек" 18 нче авыл Спартакиадасы авыл командалары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында катнашканнары өчен 3 нче урта мәктәп укучылары Алия Гатауллина һәм Рәшит Шурманов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Шулай ук тантаналы рәвештә ГТО билгеләрен тапшыру булды.

Барлык бүләкләрне тапшырганнан соң "Тынычлык эстафетасына – 2021" старт бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев