Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә “Игелекле капкачлар“ акциясе дәвам итә

    Әлеге акция өчен махсус ясалган арт-объектны капкачлар белән тутырырга күп калмаган инде.    

    Бу көннәрдә “Әгерҗе яшьләре“ берләшмәсе активистлары һәм шәһәр халкы объектка капкачлар салу акциясе оештырдылар. Ул тулганнан соң, капкачларны сатудан кергән акчаны районыбызның физик мөмкинлекләре чикле балаларга тапшырачаклар.

    Исегезгә төшерәбез: арт-объектка тетра-пак, сыек продуктлар һәм су савытлары, майонез, горчица кебек дой-пак, сөт, кефир, йогурт башка сөт продуктлары саклана торган савытларның  капкачларын җыеп барырга һәм махсус арт-объектка салырга кирәк. Йөрәк формасындагы әлеге арт-объект район Мәдәният сарае территориясендә урнаштырылган. Аңа райондашларыбызның да игелекле акциягә кушылуын раслаучы “Игелекле Әгерҗе“ дип аталган билге дә куелган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: