Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә “Игелекле капкачлар“ акциясе старт алды

Бүген Әгерҗенең район Мәдәният сарае каршындагы мәйданында “Игелекле капкачлар“ акциясенә старт бирүгә багышланган тантаналы чара узды.

Әлеге акциянең асылы нидән гыйбарәт соң? Ә ул бик гади: тетра-пак, сыек продуктлар һәм су савытлары, майонез, горчица кебек дой-пак, сөт, кефир, йогурт башка сөт продуктлары саклана торган савытларның  капкачларын җыеп бару һәм махсус арт-объектка салу. Йөрәк формасындагы әлеге арт-объект район Мәдәният сарае территориясендә урнаштырылган. Аңа райондашларыбызның да игелекле акциягә кушылуын раслаучы “Игелекле Әгерҗе“ дип аталган билге дә куелган.

  • Акциянең инициаторы – хезмәттәшебез Рафаэль Ниязов. Ә арт-объектны ясаучы – эшмәкәр Илдар Вәлиев. Буяу эшен Кабилжан Хәсәнов башкарды, – диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм игелекле акциянең башында торучыларга олы рәхмәтен җиткерде.

Әлеге капкачларны сатудан кергән акчалар инвалид һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтүгә тотылачак. Капкачларның килосы бүгенге көндә 25 сумнан бәяләнә. Бергәләп тотынганда байтак кына капкач җыярга һәм тапшырырга мөмкин булачак. Чарада шәһәр мәктәпләре арасында капкач җыю буенча бәйге дә игълан ителде. 1 мартка кадәр һәр мәктәп капкачлар туплый. Аннан “Әгерҗе яшьләре“ берлеге, мәктәпләргә йөреп, аларны җыя һәм җиңүчене билгели.

Ә без әлеге игелекле акциягә авыл мәктәпләре укучыларын да, халыкны да кушылырга өндибез. Шушы гади генә гамәлебез белән мөмкинлеге чикле балага ярдәм кулы алабыз икән, нигә аннан файдаланмаска?!

Чара барышында ук арт-объектка беренче капкачларны салучылар булды инде. Ә иң тәүге булып салу хокукы акциянең инициаторы булган Ниязовлар гаиләсенә бирелде.               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев