Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә - икеләтә бәйрәм

Узган ялларда Әгерҗедә берьюлы ике юбилей билгеләп үтелде: шәһәргә нигез салынуның 370 еллыгы һәм Тимерьюлчылар көнен билгеләп үтә башлауның 120 еллыгы. Ә бәйрәм котлауларсыз һәм бүләкләрсез булмый. Әгерҗелеләрне олы бәйрәм белән "Россия тимер юллары" җәмгыятенең Ижау регионы буенча начальник урынбасары Александр Лапшин, район башлыгы Валерий Макаров, Горький тимер юлының Ижау...

Узган ялларда Әгерҗедә берьюлы ике юбилей билгеләп үтелде: шәһәргә нигез салынуның 370 еллыгы һәм Тимерьюлчылар көнен билгеләп үтә башлауның 120 еллыгы.

Ә бәйрәм котлауларсыз һәм бүләкләрсез булмый. Әгерҗелеләрне олы бәйрәм белән "Россия тимер юллары" җәмгыятенең Ижау регионы буенча начальник урынбасары Александр Лапшин, район башлыгы Валерий Макаров, Горький тимер юлының Ижау төбәге профсоюзларының территориаль оешмасы рәисе урынбасары Игорь Кузнецов тәбрикләделәр. Ә сәхнә осталары туган төбәгебезгә мәхәббәт белән сугарылган җыр-биюләрен бүләк иттеләр.

Гади шәһәр генә түгел

Алып баручыларның:

- Әгерҗе шәһәренә Иван Грозный патшалык иткән заманда нигез салына. Казан ханлыгын Россия дәүләтенә кушканнан соң, христианлаштырудан куркып, бер төркем татарлар Кама елгасы буена юл тоталар. Әгерҗе исемле батыр җитәкчелегендәге бер төркем Иж елгасының сул ягына төпләнә. Әлеге батыр хөрмәтенә җирлеккә Әгерҗе дип исем кушалар, - дигән сүзләре ерак үткәннәргә алып кайтты. Ә Тугызбуй төбәге сандугачы Фәнис Арслановның:

- Менә шул көннән башлап без биредә урабыз, чәчәбез, йортлар төзибез, балалар үстерәбез, - дигән сүзләр белән "Әгерҗем - туган җирем" дигән җырны башкаруы туган шәһәребезгә булган олы мәхәббәтне чагылдырды.

- Әгерҗене яратмый мөмкин түгел. Ул - сез дөньяга килгән, тәпи атлап киткән, тәүге тапкыр бакчага, мәктәпкә барган төбәк. Тик аны ярату гына аз. Аны тагын да матуррак, төзегрәк итү өчен тырышырга кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Валерий Макаров әгерҗелеләргә.

- Үз ягыңны чын-чынлап яратканда гына менә шундый матур җырлар туа. Әгерҗе - гади шәһәр генә түгел, тимерьюлчылар шәһәре. Бүген мин горурланып әйтәм: Әгерҗенең яшь тимерьюлчылары ветераннар эшен лаеклы дәвам итә. Хезмәт күрсәткечләре буенча беренче ике кварталда Ижау бүлекчәсе (Әгерҗе шул бүлекчәгә карый - авт.) биш бүлекчә арасынннан 1нче урынга чыкты. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, Әгерҗе тимерьюлчылары.

1896 елдан бирле үткәрелә торган Тимерьюлчылар көне - Россиядә иң беренче оештырылган һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Быел без аны 120нче тапкыр билгеләп үтәбез. Юбилеебыз белән сезне, - диде Александр Лапшин.

Бу бүләк аеруча кадерле

Бәйрәм хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән дәвам итте. Җитәкчеләр иң лаеклы шәһәрдәшләребез һәм тимерьюлчыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар.

Иң беренче булып бәйрәм сәхнәсенә сигнализация, централизация һәм блокировка буенча Ижау дистанциясе ветераннар Советы әгъзасы Хафиз Иштрәковны чакырдылар. Татарстан Президенты Указы белән аңа "ТРның атказанган транспорт хезмәткәре" мактаулы исеме бирелде.

- Мин тимер юлда 35 елга якын эшләдем, шуның иң озагы - "ШЧ-12"дә. Моңа кадәр дә бүләкләрем бар иде. Ә бу бүләк аеруча кадерле. Чөнки аны туган Әгерҗебезнең юбилеенда бөтен шәһәрдәшләребез каршында тапшырдылар бит, - диде Хафиз әфәнде. Һәр бүләк алучы шушындый онытылмас хисләр кичергәндер бу көнне.

Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көнендә Әгерҗе районының үрнәк гаиләләрен бүләкләү дә матур гадәткә әйләнде. Быел мондый олылауга биш гаилә лаек булды. Менә алар: Әгерҗедән РифкатьТәнзилә Колчиннар, Рәшидә-Евгений Ивановлар, Радик-Руфия Аитовлар, Илшат-Эльвира Халиковлар, Тәбәрледән Фасыхҗан-Наилә Фәтхетдиновлар.

- Мондый олылауга бик тә сөендек. Җәмәгатем Наилә белән биш бала тәрбияләп үстереп, һәркайсына югары белем бирдек, хәзер оныкларыбызга куанабыз. Күптән түгел җәмәгатем Наиләнең туган көне дә иде. Шуңа безнең өчен икеләтә бәйрәм булды ул көн, - диде Фасыхҗан ага.

Тимер юлда тагын бер матур традиция бар: тимерьюлчыларның күптән түгел төзелгән яшь гаиләсен хөрмәтләү. Быел мондый бәхет Александр-Тамара Ломакиннарга елмайды.

- Тимер юл җитәкчелеге һәм профсоюз оешмасы исеменнән сезнең гаилә туй сәяхәтенә юллама белән бүләкләнә. Шулай ук яшь гаиләләргә премия, ял бирү каралган, тору урыны белән дә тәэмин итәргә тырышабыз, - диде Александр Лапшин.

Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте

Бу көнне Әгерҗедә бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Шәһәр үзәгендә балалар өчен төрле аттракционнар эшләде, сәүдә нокталары гөрләде. Төштән соң халык Актанышның данлыклы "Агыйдел" ансамбле чыгышларын карап хозурланды. Яшьрәкләр "Орешник"ка "буяулар фестивале"нә юл алды. Ә спорт сөючеләр Боз сараенда Тимер юл кубогына уздырылучы хоккей ярышын карап кинәнделәр. Өченче ел рәттән әлеге кубокка "Локомотив-Әгерҗе" командасы ия булды. Кичен Ижауның "Синяя птица" төркеме мәңге картаймас ретро-җырларын тәкъдим итте. Бәйрәмгә төнге салют һәм дискотека нокта куйды.

Әгерҗе тарихын язу дәвам итә. Истәлекле көннәргә, матур вакыйгаларга бай булсын иде ул тарих.

Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев