Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә картинг-клуб эшли

    "Әгерҗе хәбәрләре" газетасында Балалар иҗат йортында картинг-клуб эшләячәк дип язылган иде. Бу хәбәргә оныгым бик сөенде. Ә хәзер шәһәрдә балалар өчен картинг белән шөгыльләнү мөмкинлеге юкмы? Ольга БОРИСОВА. Әгерҗе шәһәре. "Авангард" Яшьләр үзәгендә картинг-клуб эшли. Аның белән Рөстәм ХӘМИТОВ җитәкчелек итә. - Әгерҗедә картинг-клуб берничә ел эшли. Безнең карамакта 9-11...

    "Әгерҗе хәбәрләре" газетасында Балалар иҗат йортында картинг-клуб эшләячәк дип язылган иде. Бу хәбәргә оныгым бик сөенде. Ә хәзер шәһәрдә балалар өчен картинг белән шөгыльләнү мөмкинлеге юкмы?

    Ольга БОРИСОВА.

    Әгерҗе шәһәре.

    "Авангард" Яшьләр үзәгендә картинг-клуб эшли. Аның белән Рөстәм ХӘМИТОВ җитәкчелек итә.

    - Әгерҗедә картинг-клуб берничә ел эшли. Безнең карамакта 9-11 һәм 12-16 яшьлекләр өчен ике автомобиль бар. Биредә балалар машина төзелешен, аны йөртү күнекмәләрен өйрәнәләр. Безнең клубка йөрүчеләр ярышларда да сыналалар.

    Кызганычка каршы, клубта күп бала белән шөгыльләнү мөмкинлегебез юк. Үзебезнең мәйданчык булмау кыенлыклар тудыра. Әмма мондый авырлыкларга тиздән нокта куелыр дип өметләнәбез. Балалар иҗаты йортында картинг өчен барлык таләпләргә туры килерлек мәйданчык булачак.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: