Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әгерҗедә күп балалы гаиләгә зур бүләк ясалды

Бу йортта 4 бала үсеп килә

Кичә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Әгерҗедәге күп балалы Кадроваялар гаиләсенә күңелле сюрприз ясалды. Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айдар Әхмәтшин һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең бүлек җитәкчесе Раушания Тимкина дүрт бала тәрбияләнә торган күп балалы гаиләгә балалар автокреслосы бүләк итте.

- Кечкенә пассажирлар өчен балалар өчен автокреслосы төп һәм иң нәтиҗәле саклау чарасы булып тора, - дип искәртте ЮХИДИ башлыгы Айдар Алмазович.

Шулай ук Раушания Вәсимовна балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча мини-викторина үткәрде, ә аннан соң буяулар җыелмасы һәм өстәл уеннары бүләк итте.

Мария Николаевна җитәкчеләргә шундый кирәкле һәм файдалы бүләк өчен рәхмәт белдерде, ә алар, үз чиратларында, гаиләгә нык сәламәтлек һәм имин юллар теләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев