Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә – көзге ярминкә

Бүген Әгерҗедә икенче тапкыр көзге ярминкә гөрләде.

Иртәнге сәгатьләрдә үк ике урында – Мәдәният сарае каршындагы һәм район хаимияте бинасы каршындагы мәйданнарда сәүдә гөрли иде инде.

Көчек авылы фермеры Фәнил Шәехов ашлык белән сәүдә итә: арпаны килосын 9 сумнан, бодайны 10 сумнан, солыны 8 сумнан алу өчен чират тезелгән. Аның белән янәшәдә генә машинада Яңа Бәзәкәдән Дилүс Ямалиев  бакчаларында үскән бәрәңгене сата: килосы 7 сумнан. Сүз уңаеннан: ярминкәдә бәрәңгене 6 сумнан да алырга була иде. Тик нигәдер халык быел бәрәңге алырга курка, ахры. Моны бәрәңгенең черү куркынычы барлыгы белән бәйлиләр.

Иж-Бубыйдан Трейдиннар, гадәттәгечә, төрледән-төрле кәбестә, помидор, башка яшелчәләр белән сәүдә итәләр. Һәм, гадәттәгечә, алар машинасы янында халык күп. Бу Эльмира ханымның даими сатып алучылары барлыгы хакында да сөйли.

Ярминкәне оештыручылар алдан ук монысында ит күп булачак дип вәгъдә иткәннәр иде. Чыннан да, “Нәүрүз” ширкәте, ит комбинаты кебек зур оешмалардан тыш, ит  сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр дә, үз терлекләрен суеп алып килгән шәхси хуҗалыклар да бар иде мәйданда. Бәяләргә килгәндә, төрлечә, ә уртачасы – 280-300 сум.  

Кырындыдан Солтановлар бытбылдык һәм башка кош-корт ите һәм йомыркалары, Кодаштан Муллиннар төрледән-төрле пиннек, Касайдан Әхмәдиевлар бакча җиләге һәм үсентеләре белән сәүдә иттеләр. Сүз уңаеннан: Әхмәдиевлар ярминкәдә сарымсак һәм суган да тәкъдим иттеләр. Суганнарының товар кыяфәте генә дә күпләрне җәлеп итәрлек.

Литр ярымын 60 сумнан сөт, килосын 150 сумга эремчек, шул ук бәягә ярты литр авыл сөтөстесе, өч литрын 1600 сумнан башлап яңа суырткан бал да алырга була иде ярминкәдә. Үсентеләр белән дә сәүдә оештырылган. Озын сүзнең кыскасы – нигъмәт күп. “Алучы булганда, без килергә иренмибез”, – ди сала халкы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев