Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр итегез!

Татарстанда 27 ноябрьгә кадәр "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" акциясенең икенче этабы уза. Акция наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, наркотик кулланучыларга ярдәм күрсәтүне, ә "ак үлем" белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере, аның киләчәге бәрабәренә кесә калынайтучыларга карата тискәре караш булдыруны күздә тота. Әгәр сезнең янәшәгездә йорт...

Татарстанда 27 ноябрьгә кадәр "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" акциясенең икенче этабы уза.
 
Акция наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, наркотик кулланучыларга ярдәм күрсәтүне, ә "ак үлем" белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере, аның киләчәге бәрабәренә кесә калынайтучыларга карата тискәре караш булдыруны күздә тота. Әгәр сезнең янәшәгездә йорт шартларында наркотик матдәләр җитештереп кулланучылар һәм аларны сатучылар булса, наркопритоннар барлыгын беләсез икән, кичекмәстән түбәндәге телефоннарга шалтыратыгыз.
 
Эш көннәрендә 8-17 сәгатьләрдә:
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту органнарының Алабугадагы "ышаныч телефоны" - (85557) 39770, 32852.
Мәгариф идарәсе - 22980.
Халыкны социаль яклау идарәсе - 21086.
Поликлиниканың накология кабинеты - 22694.
Прокуратура - 22444.
Көн саен тәүлек дәвамында:
Район эчке эшләр бүлеге - 21232, 21700, 89625799474.
Шулай ук авыр ситуациядә калганнарга наркотикларга бәйлелектән дәвалану буенча консультацияләр алу мөмкинлеге дә тудырылган. Наркотикларга бәйле барлык хәбәрләр дә аноним рәвештә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев