Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә һәм авылларда референдум көне

Бүген, 28 февральдә, Әгерҗедә һәм авылларда үзара салымга кагылышлы референдум уза. Сайлаучылар өчен сайлау участоклары ишекләре иртәнге 7дә үк ачылды. Сайлау бюллетеньнәренә бер сорау язылган: "Сез 2016 елда билгеле бер суммада (һәр җирлектә төрлечә) үзара салым акчасы кертелүгә һәм аларны җирле проблемаларны чишүгә тотарга ризамы?" Үзара салым акчалары картайган агачларны...

Бүген, 28 февральдә, Әгерҗедә һәм авылларда үзара салымга кагылышлы референдум уза. Сайлаучылар өчен сайлау участоклары ишекләре иртәнге 7дә үк ачылды. Сайлау бюллетеньнәренә бер сорау язылган: "Сез 2016 елда билгеле бер суммада (һәр җирлектә төрлечә) үзара салым акчасы кертелүгә һәм аларны җирле проблемаларны чишүгә тотарга ризамы?"

Үзара салым акчалары картайган агачларны кисүгә, зиратларны тәртипкә китерүгә, урамнарны яктыртуга һәм башка шундый халык өчен мөһим булган ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә тотылачак. Моңа 18 яше тулган һәркем үз өлешен кертә ала. Бары тик кичке 8гә кадәр сайлау участокларына килеп үз тавышыңны бирергә кирәк.

Хөкүмәт быел да үзара салымның һәр 1 сумына 4 сум өстәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев