Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә Мактаулы гражданин Зәет Әхмәтов белән хушлашалар

Якыннарының кайгысын уртаклашабыз

Бүген Әгерҗенең Мактаулы гражданины Зает Әхмәтовның вафат булуы турында кайгылы хәбәр килде. 45 ел ул район киночелтәрендә эшләде, озак еллар буе аны җитәкләде, намуслы хезмәте өчен күпсанлы хөкүмәт бүләкләренә лаек булды.

Үз тормышын кинога багышлап, ул авылларда кешеләр кызыклы фильмнар карый алсын өчен зур көч куйды. Заманында хәтта яхшы кино алып кайту өчен Свердловскка кадәр йөргән.

Шулай итеп, Минзәләдә туып-үскән Зәет Әхмәт улы тырыш хезмәте белән Әгерҗедә зур хөрмәт казанды.

Гаиләдә дә ул кайгыртучан ир һәм яраткан әти иде. Хатыны Лилия белән менә дигән кыз тәрбияләп үстергән. Земфира, әтисе кебек үк, озак еллар район киночелтәре белән җитәкчелек итте.

Хөрмәтле Зәет абыйга үзенең 95 яшьлек юбилеена кадәр нибары ике ел гына калган иде... 

Югалту кайгысын уртаклашабыз, туганнарыбызга һәм якыннарыбызга ихлас күңелдән сабырлык телибез...

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев