Май чабу (Масленица) - елның иң күңелле бәйрәме. Ул быел 7 мартта белен атналыгы белән башланып китте һәм 13 мартта төгәлләнә. Әгерҗедә бу шимбәдә, 12 мартта, көндезге сәгать бердә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Май чабу бәйрәме уздырыла.
Май чабуның төп символы - белен. Май чабу атналыгында православие динендәгеләр элек-электән...
Май чабу (Масленица) - елның иң күңелле бәйрәме. Ул быел 7 мартта белен атналыгы белән башланып китте һәм 13 мартта төгәлләнә. Әгерҗедә бу шимбәдә, 12 мартта, көндезге сәгать бердә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Май чабу бәйрәме уздырыла.
Май чабуның төп символы - белен. Май чабу атналыгында православие динендәгеләр элек-электән Бөек пост алдыннан кыш белән хушлашып, җылы язларга куанып, атна буе төрле беленнәр пешереп, бер-берсен сыйлаган, күңел ачкан. Бу атнада һәр көннең үз исеме булган. Мәсәлән, бүгенге җомга "Теща кичләре" дип атала. Бүген кияү "теща"сын үз өенә кунакка чакырып, аны белен белән сыйларга тиеш. Шимбә көн "Золовка кичләре". Бу кичне хатыннар ирләренең апа-сеңелләрен кунакка дәшәләр. Якшәмбе (13 март) исә - Гафу итү көне. Бу көнне кыш белән хушлашып, карачкы яндыралар. Ел дәвамында якыннарыңны үпкәләткән булсаң, гафу итүләрен сорарга кирәк.
Май чабу бәйрәме хәзер бөтенхалык бәйрәменә әверелде. Иртәгә, 12 мартта, районыбызда яшәүче барлык милләт вәкилләрен мәйданга Май чабу бәйрәменә бергәләп күңел ачарга чакырабыз. Килегез, күңелле булачак!
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев