Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә моңа кадәр күрелмәгән хәл

Бу көннәрдә шәһәребездәге 2нче һәм 3нче мәктәпләр каршындагы юлларда кызу эш кайный. Әгерҗедә моңа кадәр күрелмәгән хәл бу. Мәктәпкә килгәндә-кайтканда Гагарин һәм К.Маркс урамнарында машиналар тыз-быз килеп торган юл аша чыкканда балаларыбызның иминлеген саклау өчен башкарыла әлеге эшләр. Татарстанда "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү" подпрограммасы эшли. Әлеге...

Бу көннәрдә шәһәребездәге 2нче һәм 3нче мәктәпләр каршындагы юлларда кызу эш кайный. Әгерҗедә моңа кадәр күрелмәгән хәл бу. Мәктәпкә килгәндә-кайтканда Гагарин һәм К.Маркс урамнарында машиналар тыз-быз килеп торган юл аша чыкканда балаларыбызның иминлеген саклау өчен башкарыла әлеге эшләр.
Татарстанда "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү" подпрограммасы эшли. Әлеге программа кысаларында Әгерҗе башкарма комитеты "ТРда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча фәнни һәм белем бирү прораммаларын финанслау дирекциясе"нә шәһәребездәге мәктәпләр һәм балалар бакчалары каршында җәяүлеләрнең чыгу юлларын җиһазлау буенча мөрәҗәгать иткән иде.
- Дирекциядән быел 2нче һәм 3нче мәктәпләр каршында җәяүлеләрнең чыгу юллары заман таләпләре югарылыгында җиһазланачагы турында хәбәр алгач, бик сөендек. Бу - балаларыбызның юл аша чыкканда иминлеген тулысынча саклау өчен менә дигән мөмкинлек, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров.
Бу көннәрдә әлеге мәктәпләр каршындагы юлларда кызу эш кайный. Яңа юл билгеләре куела. Балаларыбыз мәктәптән чыгу белән яки тротуардан барганда юлга чыгып йөгермәсеннәр өчен тимер коймалар урнаштырылды. Кояш батареяларында эшләүче җәяүлеләр светофоры да куелды. Юлда "лежащий полицейский" да барлыкка килде. Моннан тыш, җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны (разметка) ясалды.
Бу эшләр күпмегә төшә соң дигән сорау да кызыксындырадыр сезне.
- Һәр мәктәп каршындагы юлларны җиһазлау 1,5әр миллион сумга төшә. Алдагы елларда 4нче мәктәп каршындагы Пушкин һәм К.Маркс урамнарында ике урында, 3нче балалар бакчасы каршындагы юллар да шулай заманча җиһазланачак, - ди Илназ Сәфәров.
- Укучыларыбызның юлларда иминлеген саклау өчен Татарстанда шулай зур кайгыртучанлык күрсәтүләренә без дә, ата-аналар да бик сөендек, - ди 2нче мәктәп директоры Рөстәм Гобәйдуллин да.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев