Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә - мәрхәмәтлелек акциясе

    "Шире круг" мәрхәмәтлелек фонды Әгерҗедәге "Авангард" Яшьләр үзәге белән берлектә "Мохтаҗларга җылылык бүләк итик" дигән акция игълан итәләр. Һәр гаиләдә үзегезгә, балаларыгызга кирәк булмаган, кая куярга белмәгән яхшы хәлдәге кием-салым, аяк киемнәре бар. Аларны чүплеккә ташларга кызганыч, үзегез кемгә бирергә дә белмисез. Балалар һәм зурлар киемнәрен яки уенчыкларны, киштәләрдә еллар...

    "Шире круг" мәрхәмәтлелек фонды Әгерҗедәге "Авангард" Яшьләр үзәге белән берлектә "Мохтаҗларга җылылык бүләк итик" дигән акция игълан итәләр.

    Һәр гаиләдә үзегезгә, балаларыгызга кирәк булмаган, кая куярга белмәгән яхшы хәлдәге кием-салым, аяк киемнәре бар. Аларны чүплеккә ташларга кызганыч, үзегез кемгә бирергә дә белмисез. Балалар һәм зурлар киемнәрен яки уенчыкларны, киштәләрдә еллар буе тузан җыеп ятучы китапларны мохтаҗларга бүләк итеп аларны сөендерә аласыз.

    Өс һәм аяк киемнәре чиста, ертылмаган, уенчыклар һәм китапларның да таушалмаган, сызылмаган булуы шарт.

    Әйберләрне Әгерҗедәге район Мәдәният сараена һәм "Авангард" Яшьләр үзәгенә китерә аласыз. Мохтаҗларны бергәләп сөендерик.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: